Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
7 декабрь 2025, 06:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). -Фронтка үз теләкләре белән китүчеләр баштагы көннәрдә зур төркемнәр белән җибәрелде,- дигән хатирәләр калдырган бу елларда район халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшләгән Югары Яркәйдән хезмәт ветераны Әхмәтдин Басыйров.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге барДанлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

– Шундый 450-500 яугирдән торган төркем Югары Яркәй авылыннан колоннага тезелеп, пароход белән китү өчен җәяүләп Груздевка пристаненә килә. Аларны су, азык-төлек төягән атлы олаулар озата барды. Әмма иң авыры – хушлашу минутлары булды, - дип дәвам итә ул сүзен.

– Мәхшәр купты, озатырга килүчеләрнең елау, кычкыру тавышлары, китүче пароходның озын-озын кычкыртуы, музыка тавышы – барысы бергә буталды. Минем үземә дә ( 1930 елда туганмын) ул йөрәк тетрәткеч озатуларның шахиты булырга туры килде.

Фронтка килүчеләрнең җир сөргән, ашлык чәчкән урак урган техникасы, атлары белән озатылды. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, “ ЧТЗ” маркалы тракторлар Кушнаренко авылында, йөк автомашиналары Уфа шәһәрендә, кавалериягә алынган атлар Башкортстанның Алкино янында туплана.

билгеле булган мәгълүматлар буенча 1942 елның 1 гыйнварына районнан 50дән артык автомашина, 20дән артык куәтле трактор, 1000гә якын ат фронтка җибәрелә. Сугышка (4 ел дәвамында) 10 меңгә якын райондаш китә. Шуларның 200дән артыгы комсомолдагы кызлар.

Ватан һәм халык азатлыгы өчен көрәштә 6 меңгә якын якташыбыз һәлак булды.

-Ул көннәр бүгенгедәй күз алдында, - дип хатирәсен калдырган Дөмәй авылыннан яугир, Советлар Союзы Герое булып танылган Әнвәр Абдуллин. -Меңәрләгән туплар атуыннан җир тетрәде, күк йөзен күренмәслек булып кара сөрем каплады. Бөтен нәрсә буталды. Котырынган дошман һөҗүменә без үзебезнең чыдамлылыкны, җиңүгә омтылышны каршы куйдык.

Сталинград янында тар-мар ителгәннән соң дошман армиясе Көнбатышка чигенде.

Белоруссия, Литва тупчылары аеруча каһарманлык күрсәтә. Фашистлар монда күп санлы танклар, артиллерия һәм пехота туплап, совет гаскәрләренең һөҗүмен туктатмакчы була.

1944 елның 21 августында була бу хәл. Таң ату белән өч дистәдән артык танк һәм куәтле пехота безнең солдатлар позициясенә һөҗүм башлый. Әнвәр хезмәтләндергән батарея һөҗүмнең иң җаваплы участогында тора. Фашистлар бөтен көчне нәкъ шушы урынга юнәлтә. Өлкән сержант Абдуллин расчеты дошманга ут ачып, бер-бер артлы аның өч танкын яндыра. Ләкин дошман үзенең мәкерле уеннан тиз генә ваз кичәргә уйламый. Ул яңадан-яңа көчләр өстәп тора һәм алыш дәвам итә. Озак та үтми дошман снарядыннан Абдуллин тупчылары һәлак була. Әнвәр туп янында бер үзе торып кала һәм үлемечле алышны дәвам итә. Зур югалтулар белән фашистлар чигенергә мәҗбүр була. Сугыш яланында дошманның 20дән артык кыйратылган танкы янып кала. Җиңүгә Ә.А.Абдуллин батареясы да зур өлеш кертә. Бу сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Әнвәр тупчылары орден-медальләр белән бүләкләнә. Аның үзенә СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аннан алда кыю сугышчының күкрәген “ Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары һәм медальләре бизи. 

-Нинди генә батыр йөрәкле, кыю булсаң да сугышта үзеңнең дә тукмалган чакларың була, - дигән истәлекләре саклана ветеранның. – Миңа да андый хәлләрдә калырга, ягъни дошман танкы туп өстенә менгәндә, траншеяга төшеп, яшеренергә туры килде. Мин артиллерист һөнәренә бөтен күңелемне биреп өйрәндем, дошманга төзәп атканда салкын канлылык күрсәтергә тырыштым, кабаланмадым. Һәр снарядымның бушка китмәячәгенә ышанып аттым”.

Сугыш тәмамлангач та тынгы белми данлы якташыбыз. Озак еллар Уфа резина-техник изделиеләр заводында эшли, Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлый. Шул заводта партия комитеты секретаре, соңыннан генеральный директор урынбасары вазифаларын башкара. Намуслы хезмәте өчен Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнә. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән туган авылы Дөмәйдә музей, мемориаль такта ачылды, Югары Яркәйдәге урам аның фамилиясен йөртә.

Әйе, Бөек Җиңүне якынайтуга якташларыбыз зур өлешен керткән. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның,Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинның тоташ СССР га даннары таралса, араларында шулай ук төрле орден- медальләргә лаек, каһарманлык үрнәге күрсәтүчеләр шактый күп.Мисалга Егор Андреевич Пономаревны(1918-1942) алыйк.

Ул 1918 елның 6 маенда туган. Үз авылында җидееллык мәктәптә укыганда ук очучы булырга хыяллана. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, бераз авыл клубы мөдире булып эшли.1936 елда ялланып, Мәскәү өлкәсенә эшкә китә һәм хәзерге Жуковский шәһәрендә ЦАГИны төзүдә актив катнаша. Шул ук вакытта, эштән соң йөреп, Роменск аэроклубында очучы һөнәрен үзләштерә. 1938 елда Армия хезмәтенә алынгач, Энгельск шәһәрендәге хәрби авиация училищесына укырга җибәрелә. 1940 елда аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Львов өлкәсенең Стрый шәһәрендә урнашкан истребительләр полкында хәрби хезмәтен дәвам итә.

Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләрендә үк Егор Андреевич фашист илбасарларының һава армадасы белән күзмә-күз очраша. Сугышның иң авыр, дәһшәтле, коточкыч- 22-24 июнь көннәрендә җиде уңышлы хәрби очыш ясый һәм берничә дошман самолетын бәреп төшерүдә катнаша. 1941 елның 6 ноябрендә бер төркем очучылар һәм командирлар сугышның беренче көннәрендә күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында Е.Пономарев та була. Аңа сугышчан Кызыл Байрак ордены бирелә.

Фашист илбасарларына каршы беренче көннәрдәге көрәшнең тәэсоратлары турында якташыбыз үзенең көндәлегендә ( ул район тарих- туган якны өйрәнү музеенда саклана)болай дип язган:

-Фашист Германиясенең Ватаныбызга мәкерле рәвештә сугыш башлавы безнең күңелләрне бик нык борчыса да, очучыларның кәефләре ярыйсы гына күтәренке. Барыбызда да тик бер омтылыш – күбрәк очыш ясап, дошманны тизрәк тар-мар итү теләге.

Озакламый аеруча тәҗрибәле очучылар белән бергә Егор да “Ил-2” штурмовикларында очарга өйрәнү өчен тылдагы авиация полкына җибәрелә.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас