Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 декабрь , 15:00

Үкенерлек түгел үткәнем ...

Кеше гомере агым суга охшаган. Кечкенә инештән – туган нигезеннән ургылып чыгып, бормаланып-сыргаланып ага да ага. Шул дәвердә аның тулып ташыган мизгелләре дә, тын гына аккан вакытлары да еш була. Еллар бер-бер артлы үтә тора, гомер елгасы, үз юлларын сала-сала, бормалана-сыргалана, ага да ага гына.

Үкенерлек түгел үткәнем ...
Үкенерлек түгел үткәнем ...

Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче Рсай авылында яшәүче Люизә Галиеваның тормыш юлы да агымсуны хәтерләтә. Тыпый авылында Сәнәдия Зәкәрия кызы белән Әхмәтгали Мөхәммәтгали улы Гәрәевларның беренче баласы булып дөньяга килгән кыз, кечкенәдән зирәклеге, укуга маһирлыгы белән аерылып тора. Моны ул вакытта Уфада югары уку йортында укытучы булып эшләүче, педагогика фәннәре кандидаты әнкәсенең икетуган апасы Фәһимә Исламова да тиз күреп ала.

”Люизәгез бик сәләтлегә охшаган, башкалага укырга җибәрергә кирәк”, ди ул күрше авылдан Тыпыйга кунакка килүенең берсендә. Кайсы гына ата-ана баласының яхшы уку йортларында укып, зур кеше булуы турында хыялланмый инде?! Бу киңәшне күз уңында тотып, әтисе белән әнисе кызны Уфага укырга җибәрә.

7нче сыйныфтан башлап Уфада Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясендә белем ала башлый Лүизә. Бүгенге көндә исемнәре республика күләмендә танылулы Башкортстан Дәүләт Җыелышы Корылтай депутаты Йомабикә Ильясова, химия фәннәре докторы Фәнүзә Акбутина, биология фәннәре докторы Фоат Гыймалов, Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Саньяр Мәүлеткулов, техник фәннәр кандидаты Мәүлет Исмәгыйлов белән бер сыйныфта белем ала, гимназия күләмендә узган барлык дәрестән тыш чараларда актив катнаша, тырышып укый, походларга йөри.

География фәне белән ныклап кызыксынып китүе дә шуннан килә. -Бөтен фәннәрдән дә “4”ле, “5” легә генә укысам да, география фәне гимназиядәге иң яраткан дәресләремнең берсе иде. Бу фәнгә карата шундый кызыксыну уятканы өчен укытучым Әхмәт Яппаровка бүген дә рәхмәтлемен, - ди ул.

Гимназияне тәмамлаганда инде кайда укырга барырга дигән сорауга җавап әзер була. Укытучы! Әхмәт Мотыйгулла улы кебек география укытучысы!

Люизә апа Башкорт дәүләт университетының география факультетын уңышлы тәмамлап, 34 ел Рсай урта мәктәбендә шушы фәннән балаларга ныклы белем бирә. Гимназиядәге укытучысы кебек ул да балаларны походларга, экскурсияләргә йөртә, район, республика күләмендә узган туристик слетларда катнаша, призлы урыннар яулый. Моңа өстәп, туган якны өйрәнү буенча түгәрәк тә алып бара. Люизә Әхмәтгали кызының тырыш хезмәте “Русия Федерациясенең Мәгариф отличнигы” дигән исем белән югары бәһалана.

-Фәрит Ялалов, Нәзир Әхмәдуллин кебек көчле мәктәп директорлары белән эшләдем. Эшкә дөрес бәя бирә торган, гадел җитәкчеләр белән бер чорда эшләвем белән бәхетлемен, - ди юбиляр.

Люизә Әхмәтгали кызы эше белән генә түгел, гаиләсе белән дә бик бәхетле. 1977 елда Уфа урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, туган авылы Рсайга кайтып эш башлаган Рәвил Гатаулла улы белән күркәм гаилә корып җибәрә алар. Әлеге көндә дә бик матур гомер кичерәләр, актив тормыш алып баралар. Кышын бергәләшеп чаңгы, тимераякта шуалар, җәенкөзен урманга җиләк-җимешкә йөриләр. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Хәтта җәйге каникулга Мәскәүдән кайтучы оныкларын да хезмәт белән тәрбияләргә тырышалар.

-Әткәй-әнкәй бәләкәйдән “Хезмәт сөйгән кеше беркайчан да югалмый, тамагы тук, өсте бөтен була” дип үстерде. Мин үзем дә гомер буе шул принцип белән яшәдем. Алар үрнәгендә үзем дә балаларны эшсөючән итеп тәрбияләргә тырыштым. Аллаһка шөкер, ике балабыз да югары уку йортын уңышлы тәмамлап, тормышта үз урыннарын таптылар, матур гаилә кордылар, балалар үстерделәр. Рәиләбез бүген гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә яши. Табибә булып эшли. Зур оныгыбыз Алсу дизайнер һөнәрен башкара, Асиләбез 9нчы сыйныфта укып йөри. Рөстәм улыбыз гаиләсе белән Уфада яши, төзелештә эшли. Балаларыбыз бик игелеклеләр, кайтып хәлне беләләр, ярдәм итеп китәләр.

-Агымсудай узган гомер елгасына борылып карагач, “Үкенерлек түгел үткәннәр”, - дип әйтерлек бар инде? - дип кызыксынам юбилярдан.

-Әлбәттә, шулай. Күпбалалы тулы гаиләдә тәрбияләнеп үстем, әткәйәнкәем озын гомер юлы үтеп күптән түгел генә бакыйлыкка күчтеләр. Алты бертуганым да исәнсау, алар белән аралашып, кунакларга йөрешәбез, бер-беребезгә ныклы терәкбез. Яшьли сөеп сайлаган ярым Рәвилем дә бик яхшы күңелле, кешелекле кеше булды, туганнарыма да, үземә карата да бик игелекле, ярдәмчел булуы белән куандырды, эшемне дә аңлады, сикәлтәле тормыш юлларыннан үткәндә миңа һичбер җил-яңгыр тидермәде. Аңа мин барысы өчен дә бик рәхмәтлемен.

Бүген килеп, эшемнән дә, гаиләмнән дә, тормыштан да уңдым, дип әйтә алам. Бүген инде балалароныкларның уңышларына, яхшы хәбәрләренә сөенеп, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче сыйныфташларым, туган-тумачаларым белән якыннан аралашып, тормыш иптәшем белән матур гына яшәп ятышым, - ди Люизә Әхмәтгали кызы һәм дәвам итә ...

-Элек, кабалана-кабалана дөнья көткәндә, балалар үстергәндә җырларның сүзләренә әллә ни игьтибар иткәнем дә юк иде. Ә хәзер инде аларның мәгьнәләре бөтенләй яңача ачыла. Бирәк тә тормыш агышы, гомер мизгелләре турындагы җырларны тыңларга яратам.

“Күңелләрең тулышканда
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да,
Агымсу юлын таба, дигән җырны тыңлаганда, бөтен тормыш юлы, аның шатлык-борчулары күз алдыннан үтә. Күңелгә “Әлхәмдулилләһи шөкер” дигән уйлар килә. Чыннан да, Тыпый авылыннан башланган агымсу үз юлын тапты, үкенерлек булмады бит үткәннәр”, - ди ул, 70 еллык гомеренә йомгак ясап.

Люизә апага һәм аның тормыш иптәше Рәвил абыйга киләчәктә дә тигез тормыш, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, киләсе юбилейларын да шулай тигезлектә, балалар-оныклар хөрмәтендә каршылырга насыйп булсын иде, дигән теләктәбез.

Венера МӘҖИТОВА, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгьзасы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас