Сезне шушы уңайдан ихлас котлыйм һәм уңышлар, имин тормыш, һәр гаиләгә бәхет-шатлыклар телим.
Конституция Русиянең дәүләтчәнлеген саклап калу мөмкинлеген бирде, ул гына да түгел, илне дөнья аренасына чыгарды, төбәкләрдә үсеш алу өчен уңдырышлы җирлек булдырды. Тоташ Русия кебек, Башкортстаныбыз да, районыбыз да бүген социаль-икътисади үсешнең үзе өчен отышлы юлын сайлау нәтиҗәсендә һәр тармакта, һәр өлкәдә яңа үсеш баскычларына күтәрелә. Киләчәктә дә әлеге курс дәвам итәр, район хезмәт ияләре Русияне ныгытуга, Башкортстанны чәчкә аттыруга лаеклы өлеш кертер, дип ышанам.
Бәйрәм белән, илешлеләр!
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.