3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, аларның абруен, хокукларын һәм иминлеген яклау зарурлыгын искәртеп тора. Бу көндә, район мәдәният сарае үзешчәннәре, гадәттәгечә, бу мөһим вакыйгага кушылды, үзенчәлекле кунаклар өчен «Изге йөрәкләр көне» исеме астында бәйрәм концерты оештырды. Сарайның иҗат коллективы бай программа әзерләгән: күңел музыкасы,энергияле биюләр һәм җылы сүзләр. Сәхнәдә ихласлык һәм хөрмәт атмосферасы хөкем сөрде, ә залда елмаюлар һәм алкышлар тамашачыларны сөендерде.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов һәм район инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Гарифуллин җылы сүзләр һәм ихлас күңелдән сәламәтлек, көч һәм иминлек теләделәр. Алар ярдәм итүнең һәм һәркем өчен уңайлы мохит булдыруның мөһимлеген ассызыклады.