Районыбыз басучылык, терлекчелек һәм умартачылыкның мөһим авыл хуҗалыгы үзәге булып тора. Терлекчелекне үстерү квалификацияле ветеринария хезмәте күрсәтүне таләп итә. Район ветеринария хезмәтенең төп бурычы - эпизоотик иминлекне саклау, район территориясенә йогышлы һәм инвазион авыруларны кертмәү, терлекчелек продуктларының ветеринария ягыннан хәвефсезлеген тәэмин итү, халыкны кеше һәм терлекләр өчен уртак булган авырулардан саклау.
Илеш районы ветеринария хезмәте тарихы 1936 елда беренче ветеринария дәваханәсе төзелүдән башлана. Медикаментлар, биопрепаратлар, дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин итү «Башзооветснаб» аша башкарылган, диагностик тикшеренүләр Бакалы ветеринария лабораториясендә үткәрелгән. 40 нчы елларда бары тик ат транспорты гына булган, әмма акрынлап җиһазланыш үзгәргән һәм 50 нче елларда «ГАЗ-51» автомашинасы бирелгән. Шулай ук районда беренче тапкыр район ветеринария дәваханәсе каршында ветеринария хезмәткәрләрен әзерләү буенча өч айлык курслар ачылган.
1958-1959 елларда 5 ветеринария участогы һәм 5 ветеринария пункты төзелә. 1970нче елларда терлекләр саны арту сәбәпле, өстәмә рәвештә 3әр ветеринария участогы ачыла. 1972 елда хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтү эшендә ирешкән уңышлары өчен районның ветеринария хезмәте республикада 1 урынны алып, күчмә Кызыл Байрак һәм «ГАЗ-69» автомашинасы белән бүләкләнә. 1977 елда ветеринария станциясенең һәм ветеринария лабораториясенең яңа биналары төзелә.
Бүгенге көндә дәүләт ветеринария хезмәте ветеринария станциясеннән, лаборатория-диагностика бүлегеннән, ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясеннән, дүрт участок ветеринария дәваханәсеннән һәм өч ветеринария участогыннан тора.
Район ветеринария хезмәте 22 авыл советына, 88 торак пунктка, 12 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 50дән артык крестьян-фермер хуҗалыгына һәм дүрт меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.
Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренең авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ветеринария табиблары белән берлектә эшләве нәтиҗәсендә район терлекләрдә кискен йогышлы һәм хроник инфекцияләр буенча имин булып кала. Эпизоотиягә каршы чараларны тулысынча колачлау өчен исәпкә алу кирәк. Бу юнәлештә районда барлык хайваннарны да идентификацияләү үткәрелә һәм алар барлык ачыкланган хайваннар «Регагро» һәм «Хорриот» электрон системаларына кертелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу – тире асты чипларын кертү. Аларны махсус сканерлар белән укырга мөмкин, ә шәхси хуҗалыкларда терлекләр биркалана.
Лаборатория-диагностика бүлеге 2020 елда җиде район лабораториясе арасыннан федераль аккредитация хезмәтендә аккредитация узды, ә 2022 елда аккредитацияләү расланды. Бу биш йогышлы авыру буенча тикшеренү нәтиҗәләре Русия Федерациясенең бөтен территориясендә дөрес булуын аңлата. Тотрыклы һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып баруга карамастан, безгә башкарасы эшләр күп, чөнки тормыш бер урында гына тормый, елдан-ел законнарда яңа үзгәрешләр барлыкка килә, яңа авырулар ачыклана, авыруларны дәвалауның яңа ысуллары эшләнә. Шуңа бәйле рәвештә ветеринария хезмәте алдына зур бурычлар куела - эпизоотик иминлекне тәэмин итү; вак йорт хайваннарын идентификацияләү һәм стерильләштерү; ветеринария объектларына законнарның яңа таләпләрен кертү; авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлекләрнең продуктивлыгын һәм җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән хезмәт күрсәтүләрне яхшырту.
Кирәк булганда хайваннар һәм кошлар авыруларын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча ветеринария белгечләрен укыту һәм стажировкалау үткәрелә. Ветеринария белгеченең күләмле хезмәте мең ләгән диагностика һәм профилактика процедураларыннан, йөзләгән ветеринария - санитар экспертизаларыннан тора. Хайваннар һәм кешеләрнең сәламәтлегенә янаган куркынычларга көндәлек каршы тору максималь концентрация, профессиональлек һәм рух көче таләп итә. Безнең хезмәткәрләр югары профессионализм белән аерылып тора, теләсә нинди шартларда да кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә ашыга, үз һөнәрләренә тугры кала. Киләчәктә дә алар кыю һәм тәвәккәл максатларына ирешсен.
Илсөяр ӘЮПОВА,“Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы.