Корткычлар легаль булмаган базарларда сатып алынган чыршылардан урманнарыбызның, шәһәр паркларының яисә йорт янында үсүче сәламәт ылыслы агачларга күчәргә мөмкин. Шуңа күрә агачларны ташыганда закон таләпләрен үтәргә кирәк.
Агач сайлаганда, иң беренчедән, энәләргә игътибар итәргә кирәк. Алар бераз майлы, ачык яшел төстә булырга тиеш. Әгәр аларны кулда ышкысаң, дымлы булырга һәм ылысның хуш исе килергә тиеш. Әгәр исе юк, ә энәләре коры икән, димәк, чыршы тунган була, аны сатып алырга кирәкми. Ул озак тормаячак. Шулай ук агачны сайлаганда кәүсәнең уртасыннан алып җиргә бәрергә кирәк. Яңа чыршының ылыслары коелмый.
Урман корткычлары буенча карантинлы фитосанитар зоналар урнаштырылган территорияләрдән Яңа ел чыршыларын чыгару белән шөгыльләнүче оешмалар аларның хәвефсезлеген раслый торган карантин сертификаты рәсмиләштерергә тиеш. Әлеге документны 8(347) 232-9192 телефоны буенча рәсмиләштерергә, карантиндагы продукцияне чыгару яки күчерү тәртибе турында консультация алырга, шулай ук Башкортстан Республикасы территориясендә урнаштырылган карантин фитосанитар зоналар турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре контролендә илнең эчке базарына 2025 елның октябреннән ноябренә кадәр 41350 данә Раштуа агачы төяп җибәрелгән. Республиканың Балакатай, Белорет, Дүртөйле, Уфа, Шаран районнарында әзерләнгән һәм территориаль идарәнең вазыйфалы шәхесләре тарафыннан рәсмиләштерелгән наратлар, чыршылар, пихталар Әстерхан, Волгоград, Воронеж, Курск, Липецк, Мәскәү, Новосибирск, Омск, Ырынбур, Ростов, Самара, Саратов, Тамбов, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Краснодар, Пермь крае, Луганск, Донецк Халык Республикалары, Кырым, Татарстан, Төньяк Осетия-Алания Республикаларына озатылды. Россельхознадзор карамагындагы «ВНИИЗЖ» ФДБУнең башкорт сынау лабораториясендә Раштуа агачлары үрнәкләре буенча лаборатор экспертизалар узды. Энтомологик һәм гербологик экспертизалар хәвефле карантин организмнары пробаларында ачыкламаган.
«ВНИИЗЖ» ФДБУнең карантин продукциясенең фитосанитар торышы турындагы бәяләмәсе нигезендә 80 данә карантин сертификаты бирелде. Продукция Русия төбәкләренә озатылды.
Айзат МУЛЛАГАЗИЕВ, Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы.