Шулар арасыннан Әхмәтнәгыйм Вәлиев, Фәтыйхҗан Фәтхиев, Миңнемөхәммәт Шакиров, Хөрмәтулла Сәфиуллин, Гыйльман Сәфиуллин, Акмалетдин Гыймазетдинов, Фәйзелгаян Хафизов, Мөхәммәтдин Фәсхиев сугышта яланында һәлак була. Гарраф Хәрәҗетдинов, Шәфигулла Сафиуллин, Динислам Закиров, Әбелгалим Вәлиев, Шәмсемөхәммәт Шакиров яраланып кайта. Авылдашларым Гали Ситдыйков, Закир Хәсәнов, Шакир Хәсәнов хезмәт армиясенә алына. Гали Ситдыйков шунда үлеп кала.
Йолдыз авылы сугышта 9 кешесен югалта. Шакир Хәсәнов белән Закир Хәсәнов чирләп кайтып, озак яшәми дөнья куя. Йолдызга соңыннан күчеп килүчеләрдән Мофаздал Хуҗин, Хәмит Хуҗин хәрби заводта булып, сугышка керми.
1942 елда булса кирәк, хатын-кызларны да армиягә озату була. Безнең авылдан Рәҗәп Гыймазетдинова, Фәүзия Камалова алына. Алар, нишләптер, хезмәт итми кайта.
Сугыш чоры еллары
Котычкыч авыр көннәр башлана. Колхоздан күп кенә атларны да алалар. Эшче көче нык кими. Бөтен эш яше чыккан картларга, яше кермәгән яшьләргә һәм хатын – кызларга кала. Ә фронттан берсеннән – берсе авыр хәбәрләр килеп тора. Немец гаскәре шәһәр-авылларны кырып-җимереп, басуларны яндырып килә.
Ул вакытта ил белән И.В.Сталин җитәкчелек итә иде. Фронт белән дә югары командующий исеме белән ул җитәкчелек итә. Бөтен ил халкына куркуга төшмәскә, кем ничек булдыра ала—шулай ярдәм итәргә, җиңү барыбер безнең якта булачак дип, мөрәҗәгать итә. Халыкта бөтенләй өмет өзелми. Фронт өчен, җиңү өчен дип, эшли.
Фронтка җылы киемнәр җыеп җибәрелә. Халык бәрәңге киптереп фронтка җибәрә. Кичләрен лампа яндырырга керосин бетә, тоз, шырпы кайтмый башлый, кичләрен чыра яндырып эшләгән чаклар күп була. Хуҗалыкларга төрле хөкүмәт бурычлары килә: керемгә салым, авыл хуҗалыгы салымы, заёмга күп күләмдә акча җыялар, балалары булмаганнардан салым (бездетный) түләтәләр, малы булганнардан сөт җыялар, 40ар кг ит , йомырка җыялар. Йон да тапшырырга тиеш була халык. Болардан башка фронт өчен истребитель, танк фондлары җыялар. Бу бурычлар барысы да мәҗбүри. Тагы мәҗбүри страховой түләүләре, ирекле страховой җыюлар да булды. Кайдан табып түләргә - бертөрле дә мөмкинчелек юк. Колхозга эшләгәнгә түләү туктатыла. Халык ничек итсә итә – бурычын түли. Түләмәсәң, барлы-юклы әйберләреңне алып чыгып китүдән дә чигенмәделәр. Салым җыючы агентларның шундый рәхимсез усаллары да була.
Заём дигәннәрен соңыннан отыш тәртибендә таблица чыгарып уйната башладылар. Отышка чыгарып, аны түләп бетерү тәртибендә җыеп бетерәләр. Күп кешенеке югалып та бетте.
Көннән-көн авыр кайгылар китереп, сугыш дәвам итә. Азагы ничек бетәре дә билгеле түгел. Колхозда эшче көче бетә, машина-тракторлар бөтенләй юк. Бөтен эш ат-үгезләр җигеп, басу эшкәртергә кала, хәтта хуҗалык сыерларын да файдаланырга югарыдан кушалар. Сыерлар җигеп карадык, эшләп булмады, ә сугыштан көн дә авыр хәбәрләр килеп тора, кайберәүләрнең үле хәбәрләре килә. Әле ул көннәрдә без бик яшьләр - 12-13 яшьлек малайлар гына идек. Шулай булса да, безгә дә эш таптылар. Укуларны кыскарттылар. Бер ай алдан туктатып, бер ай соң башлаттылар. Авылларны яһүдләр басты. Сугыш эчендә калу куркынычы булган авыл-шәһәрләрдән эвакуацияләп, колхозларга, авылларга китерделәр. Алар килгәч акча бик үзгәрде, әйберләр кыйммәтләнде. Бер стакан тоз, бер кап шырпы хаклары 100-әр сумга җитте. Яһүдләр эшләргә яратмады. Бу вакытта басу эшләрендә төп эшчеләр булып зуррак яшьтәге кызлар Әминә Галиева, Шәмсениса Сәфиуллина, Фәүзия Сәрварова, Хөллия Нәбиева, Рәкыя Габидуллина, Рәхимә Фәтхиева, Наҗия Закирова булды.
Атларның да хәллерәкләрен сугышка алып тордылар. Атларның басуда сабан сөргәндә буразнага егылып үлгәннәре дә булгалады. Бу дәвердәге яшәешне, эшнең авырлыгын, халыкка төшкән михнәт, кайгы-хәсрәтләрне язып бетерерлек кенә түгел.
Атларны караучы хатын-кызлар булды. Безнең авылда Шәмсия әби белән Бибиямал апаларның ат караучы булып эшләгәннәре исемдә. Атларда корчаңгы чире килеп чыкты - йоннары коелып бетте. Булган барлыюклы ашлыкны вакытында җыеп алып булмады. Кыш көнендә сугып алган чаклар булды. Ашлык уру кул көченә калды, кәкере урак белән урдылар. Колхоз җыеп алганның соңында халык басудан берәмләп үзенә башак җыйды. Һаман әкренләп булса да бераз табылган инде. Сыер асрый алган, бакчасына бәрәңге утырталган хуҗалыклар һаман җан асрый барды. Кияргә кием юк, магазиннардан кием-салым кебек әйберләрне эзлисе - сорыйсы да юк. Базар да булыштырды. Халык бакчасына киндер чәчеп, үстереп, шуннан сүс ясап, җегерләп, сугып, үзләренә кием-салым әзерләделәр. Аякка юкәдән үреп, чабата ясап киде. Аннан соң, 1942 елда булса кирәк, безнең Йолдыз авылына “Госпароходство” дигән оешма килеп эш башлады. Алар кыш көне урман кисте, эшчеләр бик күп иде. Ул вакытта кайбер пароходлар утын ягып йөрде. Кискән агачларны Агыйдел буена ташыдылар. Әле дә “Иске пристань”, дип йөртәләр - шунда чыгардылар.
Фәнис СӘФИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре. (Дәвамы бар)