Соңгы 12 елда Йонны ветеринария участогы мөдире вазыйфасын башкара. Аның территориясендә йогышлы һәм инвазион, шул исәптән терлекләр һәм кеше өчен уртак булган авыруларның бер генә очрагы да теркәлмәде.
Хезмәт территориясендә биш торак пункт һәм “Агыйдел” җәмгыяте урнашкан, аларда 2200 баш мөгезле эре терлек, 250 баш мөгезле вак терлек, 37 баш ат, 1652 баш кош-корт һәм 105 умарта оясы исәпләнә. Диагностик тикшеренүләр һәм дәвалау-профилактика чараларын уздыру буенча көндәлек тырышып эшләве аркасында эпизоотик яктан ныклы иминлеккә ирешә.
Югары квалификацияле белгеч Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.