Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 декабрь , 11:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Тиз арада куәтле самолетта (немецлар аны “ кара үлем” дип атыйлар) очу серләрен үзләштереп, Егор үз авиаполкына кайта һәм көнбатыш фронт составында канкойгыч алышларда катнаша.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

1941 елның август урталарында шундый сугышларның берсендә дошман очучысы тарафыннан бәреп төшерелә һәм җиңелчә яралана. Авиаполк санчастендә тиз арада дәваланып, яңадан штурмовик самолетка утыра һәм Мәскәү шәһәре янындагы бәрелешләрдә аеруча батырлык күрсәтә.

Башкалабыз янындагы җиңүгә 62нче штурмлаучы авиация полкының кыю очучылары да зур өлеш кертә. Алар катнашлыгында фашистларның йөзәрләгән самолетлары, артиллерия батареялары, танк һәм автомашиналары юкка чыгарыла; хәрби ныгытмалары тар-мар ителеп, меңәрләгән солдат- офицерлары юк ителә. Нәтиҗәдә, 1942 елның апреленә Мәскәү, Тула, Орлов өлкәсенең күп районнары азат ителә.

1942 елда чыгарылган “ Вестник воздушного флота” журналының 3-4 саннарында “Охотники за танками” дигән баш астында Егорның батырлыгы турында болай дип языла:

-Лейтенант Егор Пономарев – менә дигән хәйләкәр тактик. Үзенең һәр очышын уйлап һәм чамалап башкара. Авиаполктагы биш иң оста очучы ( алар исәбенә Е.Пономарев та керә ) кыска гына вакыт эчендә дошманның бер гаскәри соединениесен юкка чыгарды. Егор Пономаревның сугышта күрсәткән кыюлыгы һәм зирәклеге турында бер вакыйгага тукталып китик, дип яза журнал. Бу хәл 1941 елның көз мәлендә була. Дошман ягыннан “ ирекле ау”дан үз аэродромына кайтып килгәндә Егор җирдә төтен күреп ала. Якын килеп, игътибар белән караса, урман читендәге уйсу җирдә дошманның берничә танкы туктап тора. Экипажлары учак янында җылынып утыра. Дошман танкистлары Пономарев самолетын күрү белән чәбәләнеп йөгерешә башлыйлар. Бу мәхшәрнең ахыры кыска була - Егор фашистларның берничә танкын һәм экипажын “эһ” дигәнче юк итә. Мондый эпизодлар лейтенант Пономарев тарафыннан берничә тапкыр кабатлана(46-47 битләр).

Ләкин сугыш гел җиңү, сөенеч белән генә бармый, аның ачы кайгы - хәсрәтле көннәре дә шактый күп. Шундый борчуларны иптәшләрен югалтканда райондашыбызга да еш кичерергә туры килә. Үзенең дә коточкыч бәрелешләрдән соң теткәләнеп беткән самолетында көч-хәл белән генә үз аэродромына кайтып җиткән чаклары еш була.

Ә менә 1942 елның өченче мартында Можайск шәһәре юнәлешендә хәрби задание үтәргә китеп, Е. Пономарев билгесез хәлдә һәлак була. Һәм бүгенге көнгә кадәр аның язмышы ачыкланмаган.

Полкташлары бу югалтуны бик авыр кичерә. Дошманнан азат ителгәннән соң, ул төбәктә оештырылган эзләнүләр дә уңай нәтиҗә бирми.

1942 елның май аенда 62нче авиация полкы командованиесе Көнбатыш фронтның хәрби советына Мәскәү янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Е.А. Пономаревка Советлар Союзы Герое исеме бирү өчен тәкъдим кертә. Әмма фронт командующие Г.К.Жуковның кырыслыгы аркасында бу награда расланмый кала.

СССР Югары Советы Президиумының шул елның май аендагы Указы белән аңа Ленин ордены бирелә. Ләкин якташыбызның һәлак булуы һәм сугыш мәшәкатьләренә сылтанып, бу орден аңа тапшырылмый.

Моннан соң Е.Пономаревка СССРның түбәндәге хәрби наградалары бирелә:

Төньяк – көнбатыш гаскәрләре командующиеның 1941 елның 27 ноябрендәге 0919 санлы боерыгы белән Е. Пономарев икенче мәртәбә Кызыл Байрак орденына лаек була. Ләкин ул ниндидер сәбәпләр аркасында тапшырылмый; өченче Кызыл Байрак ордены белән райондашыбыз 1941 елның 5 декабрендәге 0369 санлы Көнбатыш фронт гаскәрләре командующиеның боерыгы нигезендә бүләкләнә. Орден тапшырыла.

Алда язылганнардан күренүенчә, Егор Андреевич Пономарев Бөек Ватан сугышы елъязмасында шактый эз калдырган очучы-яугир. Җиңүнең 65 еллыгын билгеләгән көннәрдә аның истәлеге район, туган авылы тарихында аерым чагылыш тапты.

Анатолий Андреевич Пономарев (1921елның 22 ноябрендә туган) - агасы Егор юлыннан кыю атлап, Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә зур өлеш керткән очучы. 1937 елда туган авылы Андреевкада җидееллык мәктәпне тәмамлап, шул елны Сарапул (Удмурт Республикасы) авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, агасы Егор кебек очучы булырга хыяллана. Бу хыялын тормышка ашыру нияте белән Сарапул шәһәре аэроклубына йөри һәм очу серләренең нигезенә төшенә. Техникумның өченче курсында укыганда, Пермь хәрби авиация училищесына яңа курсантлар җыю башлангач, беренчеләрдән булып шунда укырга ризалыгын бирә. Зур теләк белән укый һәм аны 1940 елның җәендә тәмамлый. Арытаба Чиләбе шәһәрендәге авиация училищесына, булачак яшь очучыларны өйрәтү өчен, инструктор итеп җибәрелә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, меңәрләгән совет кешеләре кебек, Анатолий да фронтка ашкына. Әмма булачак очучылар әзерләүне мөһим санап, аның теләген тик 1942 ел башында гына канәгатьләндерәләр. Беренче чирканчыкны ул 373нче төнге бомбага тотучы авиация полкы составында Калинин фронтында ала. Ул Чиләбедән очып килгән Р-5 тибындагы самолетта, башлыча төннәрен, дошман окоп-траншеяләре өстенә бомбалар яудыра, танк, автомашиналарын яндыра, җанлы көчен юкка чыгара, ә көн яктысында күзәтү эшләрен алып барырга туры килә.

-“Шулай да сугышның нинди көне һәм вакыты сезнең хәтердә ныграк калган”- дигән сорауга, Анатолийның җавабы түбәндәгечә була:

-Билгеле, минем дошман белән беренче очрашу һәм сугышның беткән көне. Фронтка очып килү белән миңа дошман позициясен күзәтергә задание бирделәр. Әмма бу эш көндез һәм тәбәнәктә башкарылганга күрә, немец зениткалары бик аздан гына безне бәреп төшерми калдылар. Соңгы көне шуңа хәтердә, чөнки безнең Җиңү гомум шатлыкка һәм тантанага әверелде.

(Дәвамы бар).

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас