Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 декабрь , 15:00

Егетләребез сынатмый

Хәрби хезмәттә булган яшь райондашларыбыз турында туган йортларына, әти-әниләренә аларның командирларыннан Рәхмәт хатлары килүен еш кына ишетеп торабыз.

Егетләребез сынатмый
Егетләребез сынатмый

Юкка гына район җирлегендә туып-үскән егетләрне чакматаш белән чагыштырмыйлар бит – илешлеләрнең уңганлыгы-булдыклыгы, бер эштә дә сынатмавы турындагы даны республикада киң билгеле. Ә инде ил сагында торган якташларыбыз бу данны республикабыздан ерак төбәкләрдә дә таныта. Күптән түгел район үзәгендә яшәүче Галәветдиновлар гаиләсенә дә килде уллары турындагы шундый сөенечле хат-хәбәр.

Уллары Динис хезмәт иткән частьтән килгән Рәхмәт хатында мондый юллар язылган: “Хөрмәтле Рәмзия Рәфит кызы һәм Фларит Тимершәрип улы! Часть командованиесе улыгыз Диниста Ватанының патриоты тәрбияләгәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерә. Улыгыз хезмәт сөючәнлеге, хезмәткә җаваплы мөнәсәбәте белән хәрби әзерлектә югары нәтиҗәләргә иреште. Ул максатчанлыгы, намуслылыгы, профессиональлеге белән аерылып тора. Без ихлас күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер еллары һәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Ленин орденлы, Кызыл Байраклы, Суворов, Кутузов һәм Богдан Хмельницкий орденлы 39нчы гвардия ракета дивизиясе командиры, гвардиянең генерал-майоры Д.Фиофанов”.

Әйе, бер ай элек бурычын үтәргә юлланган уллары турында мондый рәхмәт сүзләренә, һичшиксез, лаек Галәветдиновлар. Яшьлек таңында бәхетне чит җирләрдән эзләмичә, туган районда урнашып, монда күркәм гомер кичерергә карар итә алар. Район үзәгендә төпләнеп, шәхси йортларында хәләл көч белән тырышып дөнья көтәләр. Гаилә башлыгы Фларит Югары Яркәйдәге Балалар иҗат үзәгендә баян буенча педагог булып эшли. Рәмзия Рәфит кызы беренче гимназиядә биология укытучысы булып хезмәт сала. Эшчән, тырыш гаиләдә әти-әнисенең күркәм үрнәгендә тәрбия алып үскән Динис та мәктәп елларыннан ук аларның горурлыгы, абыйсы Илданга чын иптәш, сөенече була. Яхшы укый, мәктәпнең җәмәгать тормышында активлыгы белән аерылып тора, спортны яратып, хоккейга, футболга өстенлек бирә. Ярышларда катнашып, район данын лаеклы яклый.

Мәктәпне тәмамлагач, Уфадагы ягулык-энергетика колледжында газовщик-монтажник һөнәрен үзләштерә, анда да актив студентларның берсе булып таныта үзен.

Динис хәрби хезмәтен Новосибирск өлкәсендәге Пашино торак пунктында урнашкан частьтә үтә. Килгән хат раславынча, анда да сынатмый яшь райондашыбыз, үзен илебезнең лаеклы сакчысы итеп таныта. Без аңа хезмәт вакытын яхшы үтеп, туган якларга иминсау әйләнеп кайтуын һәм киләчәктә үзе сайлаган һөнәре буенча уңышлы эшләвен, якыннарының горурлыгы, таянычы булып, бәхетле гомер кичерүен телибез.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас