Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 декабрь , 13:00

Һәрьяклап үрнәкле

Мөхәммәтнур ӘХМӘТОВ коллективның ышанычлы тоткасы. Ветеринария табибы тирән белемнәрен эштә оста куллана, мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша.

Һәрьяклап үрнәкле
Һәрьяклап үрнәкле

Аның үз эш алымнары, ветеринария участоклары, хезмәттәшләре белән үзара мөнәсәбәтләре формалашкан.

Эпизоотиягә каршы һәм дәвалау-профилактика чараларын үткәрә. Терлекләр һәмкешеләр өчен уртак булган хәвефле йогышлы авыруларны кисәтү буенча үз вакытында һәм сыйфатлы профилактика эшләре алып бара.

Мөхәммәтнур Зәки улы үзенең белемнәре, бай практик тәжрибәсе белән яшь ветеринария табиблары һәм ветеринария фельдшерлары белән уртаклаша. Еш кына ветеринария факультетларында практика узучы студентларга остаз, практика җитәкчесе ролендә чыгыш ясый.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас