Республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай бинасында узган чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев, Русия Журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев катнашты.
Республика Журналистлары берлеге рәисе Вәдүт Исхаков оешманың соңгы 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Радий Хәбиров, үз чиратында, барлык массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә югары һөнәри осталык һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.«Безнең җәмгыятькә каршы чын мәгълүмати сугыш бара, сез аның алгы сызыгында торасыз. Мондый катлаулы шартларда дөрес булмаган мәгълүматка, фейкларга оста каршы тору мөһим», – дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, Башкортстанның медиатармагы – ул зур, көчле профессионаллар командасы. «Дәүләт мәгълүмат чараларында гына 2,5 меңнән артык кеше эшли. Республикада телевидение һәм радиоканаллар, муниципаль телестудияләр челтәре бар, 6 телдә 146 матбугат басмасы чыгып килә. Электрон мәгълүмат чаралары актив үсә. Һәм алар барысы да мөһим социаль миссияне үти – дәүләт һәм җәмгыять арасында бәйләнеш урнаштыра, үзара аңлашуны яхшырта, ышаныч мохите тудыра, кешеләрне ялганнан һәм алданудан саклый», – дип ассызыклады республика Башлыгы.
Ул, махсус хәрби операция зонасында булып, яу кырын үз күзләре белән күргән, солдатлар белән аралашып, алар сөйләгәннәрне республика халкына җиткерүче хәрби корреспондентлар аерым игътибарга лаек диде. Бу уңайдан Башкортстанда, илдә беренчеләрдән булып, хәрби хәбәрчеләр турында закон кабул ителде. Бу канун хәрби корреспондентларның статусын, аларга дәүләт ярдәме чараларын ныгыта.
Бу көнне Радий Фәрит улы хәрби корреспондент таныклыгын тапшырды. Аңа 9 кеше лаек булды.
Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев үз чыгышында республика җитәкчелегенә тармакка ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан журналистлары союзын актив эшләүчеләрнең берсе дип бәяләде.
Съездда шулай ук республика Журналистлар берлегенең яңа уставы кабул ителеп, төбәк берләшмәсе рәисе вазифасына бертавыштан янә Вәдүт Исхаков сайланды.