Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 декабрь , 11:30

Иҗат белән шөгыльләнделәр

Рәсем төшерү мәктәпкәчә белем бирү системасында зур әһәмияткә ия. Рәсем ясау белән шөгыльләнгәндә, балалар төрле материаллар (кәгазь, буяулар, акбур һ.б.) белән эшләү күнекмәләрен үзләштерәләр.

Иҗат белән шөгыльләнделәр
Иҗат белән шөгыльләнделәр

Предметларны тикшергәндә, шулай ук рәссамнарның картиналарыннан иллюстрацияләрне, репродукцияләрне караганда әйтелгән сүзләр бәйләнешле сөйләм формалашуга һәм баланың шәхес үсешенә уңай йогынты ясый. Эшләрне анализлау, табигатьне тасвирлау, предметларга эстетик характеристика бирү балаларда образлы, сәнгатьле сөйләм үсешенә ярдәм итә.

Хәзерге заманда рәсем ясау процессында традицион булмаган техника аерым урын алып тора. Мондый техникаларның өстенлелеге – аларны куллану универсальлеге. Аларны үтәү ысулы өлкәннәргә дә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да кызыклы һәм аңлаешлы. Нәкъ менә шуңа күрә традицион булмаган технологияләр балалар өчен бик кызыклы, чөнки алар үзләренең фантазияләрен, теләкләрен һәм үз-үзләрен күрсәтү сәләтен ачалар.

Гомумән әйткәндә, балачакта рәсем ясау бала шәхесенең һәрьяклап үсешенә һәм, барыннан да элек, аның эстетик үсешенә зур йогынты ясый. Бу яшьтә баланы матурлыкны аңлауга китерү, матурлыкны үзе тудыру, эстетик хисләр тәрбияләү мөһим. Рә сем ясау сабыйны мөстәкыйль эшләргә, эш белән мәшгуль булырга да өйрәтә.

Ел саен декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара рәссам көне билгеләп үтелә. «Салават күпере» балалар бакчасының чыгарылыш төркемендә дә рәссам көне узды. Балалар әлеге һөнәр, бөек рәссамнар турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, танылган сәнгать әсәрләрен карадылар, һәм, әлбәттә, үзләрен дә сынап карадылар. Аларга альбом битләре, буяулар бирелде. Кечкенәләр бик теләп иҗат белән шөгыльләнделәр-кышкы картинаны ясадылар. Тик буяулар белән гадәттәгечә буяп кына түгел, ә мамыклы таякчыклар ярдәмендә. Балаларга бу шөгыль кызыксыну уятты.

Алсу САЕТГАЛИЕВА, Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас