Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 декабрь , 11:00

Ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырылды

Районда өч катлы торак йорттан ятим балаларга фатирлар бирелде.

Ятимнәргә фатир  ачкычлары тапшырылды
Ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырылды

Ачкыч тапшыру тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Гөлназ Гаскарова, “Строймонтаж” җәмгыяте директоры Рөстәм Мәганәвиев, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары Алсу Мослыхова катнашты.

Чараны ачып, район башлыгы Илдар Мостафин дүрт бәхетле фатир хуҗасына котлау сүзләрен җиткерде һәм заманча итеп төзелгән, барлык уңайлыклары булган фатир ачкычларын һәм бүләкләр тапшырды. Аннан соң ул “Строймонтаж” җәмгыяте директоры Рөстәм Ришат улына, эшне кызу темпларда башкарып, торак йортны тиз арада өлгертү өчен күп көч куйган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Баш инженер Филүс Баязитов, мастер Роберт Гыймаев, эшче Ринат Хәснуллин Рәхмәт хатларына ия булды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, хуҗалар үз фатирларына юнәлде.

Әйтергә кирәк, фатирлар уңайлы, җылы, ваннасы, туалеты бар. Башка җиһазларны урнаштырып, бүгеннән үк яшәп була.

Яңа фатир хуҗалары үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашып, иркен, җылы, уңайлы, якты фатир өчен Республика, район җитәкчелегенә олы рәхмәт белдерде.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас