Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 декабрь , 10:30

Сак булыгыз - юка боз!

Һәр елны юка боз кешеләр үлеменә сәбәпче була. Ноябрь-декабрь айларында көзге боз ышанычсыз. Кич яки төнге салкын белән каткан боз зур булмаган йөкләнешкә түзәргә сәләтле, әмма көндез кояш җылысына эреп, тиз ватылуы ихтимал. Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгән очракта, һәлакәтләрдән сакланып калып була.

Сак булыгыз - юка боз!
Сак булыгыз - юка боз!

Беренче боз катламы барлыкка килү белән сулыкларда тимераякта, чаңгыда шуу тыела. Юка боз кешене күтәрә алмый. 10-15 сантиметрдан артык калынлыктагы боз кеше өчен куркынычсыз санала. Елга агымында бозның ныклыгына ышанырга ярамый. Агымсулы, чишмәләр бәреп, су җыелып торган урыннарда һәм су үсемлекләре, камыш-лар һәм агачлар янәшәсендә боз катламы ныклы булмый. Әгәр һава температурасы өч көн рәттән 0 градустан югары тора икән, аның ныклыгы 25 процентка кими. Ныклы булса ул зәңгәрсу була, ә ак төстәгесенең ныклыгы 2 тапкырга кимрәк. Күксел һәм аксыл яки сары төстәге боз шулай ук ышанычсыз санала.

Балаларны өлкәннәр озатуыннан башка бозга якын җибәрергә ярамый. Караңгыда һәм күз күреме начар булган вакытта бозга керү тыела. Сулыкны мәҗбүри кичкәндә боз өстеннән ныклы сукмак салынган очракта яки чаңгы юлы буенча үтәргә мөмкин. Алар юк икән, бозга төшәр алдыннан, алда торган маршрутны бик игътибар белән карарга һәм билгеләргә кирәк. Юка бозда калсагыз, сак кына кире борылып, ярга таба узган юл буйлап әйләнеп кайтырга кирәк. Өсте боз белән капланган сулыкларга чыкканда, үзең белән бер башы төйнәлгән һәм авыр йөк асылган 2025 метр озынлыгындагы ныклы шнур алырга кирәк. Йөк шнурны боз ватылып суга бата башлаган иптәшеңә ыргыту өчен ярдәм итәчәк, ә төен исә зыян күрүчегә куллары белән тотынып чыгу өчен кирәк. Сулыкны группалар белән кичкәндә, бер-берегездән араны сакларга кирәк. Рюкзак булса, аны бер җилкәгә асырга киңәш ителә. Бу йөктән җиңел арынырга мөмкинлек бирәчәк. Балык тотканда бозда 5-6 метр арада бербер артлы боз тишеген ясарга киңәш ителми. Бәла-казаны булдырмас өчен, балыкчының коткару жилеты яки күкрәк билгесе, шулай ук элмәкле 15-20 м озынлыктагы бау булуы шарт. Бозлы суга эләккән кешенең 10-15 минуттан соң гына туңарга, ә 20 минуттан соң аңын югалтырга мөмкин икәнлеген белү шарт. Шуңа күрә зыян күрүченең тормышы коткаручыларның аңлылыгына һәм тиз эш итүенә бәйле. Исерек килеш бозга чыгу, анда сикерү һәм йөгерү, бер урында күп кеше җыелу, елгаларда тиз ага торган юка бозга чыгу тыела.

Боз астына киткән очракта кискен хәрәкәт эшләргә ярамый. Кулларны читкә җәеп, баш белән чуммас өчен, боз кырыена басарга тырышырга кирәк. Мөмкин булганча, яр кырына күчәргә мөмкин, анда агым сезне боз астына алып китә алмый. Боз читен ватмыйча, күкрәк белән кырыена ятарга, аңа бер, ә аннары икенче аякны да ташларга тырышыгыз. Боз тотса, акрын гына ярга таба йөзәргә мөмкин. 

Данил МӨХӘММӘТШИН, Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас