Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 декабрь , 11:00

Авылым тарихы - матур хатирә

(Дәвамы). Агач чыгарырга колхозларга хөкүмәт бурычы дип, план китерәләр. Ерак кына колхозлардан да килеп эшлиләр. Пароходствоның үзләренең дә атлары бар. Хәйретдиннәр дә ат тотты.

Авылым тарихы - матур хатирә
Авылым тарихы - матур хатирә

Шунда башка кешеләргә дә көндәлек эш була. Анда хезмәт иткән кешегә көндәлек талон бирәләр дә, шуның белән 600гр. икмәк аласың. Үзләренең штатный эшчеләренә айлык карточка бирелә, аның белән продукция алалар. Ул вакытта бөтен производствода да карточка системасы кертелә.

“Госпароходство”ның конторасы Шакир Хәсәнов, ашханә - Камалетдин йортында була. Икмәк пешерә торган урын хәзерге Айдар Мәсәлимов (Хуҗин) йорты урынында. Ул вакытта анда Сәгъдәт Минәҗева яшәде. Җәйгелектә тау астыннан җир алып, кышкылык өчен яшелчә утырттылар. Яшелчәләренә безнең чишмәдән ерып, су кертәләр, бригадиры-Маруся Гафарова дигән гаиләле хатын. Уңышны кышкылыкка Камалетдин ихатасына подвал төзеп, шунда саклый-лар. Начальниклары - Николай Григорь-евич Иванов, берничә бухгалтерия сос-тавы була. Соңрак, Шәмсемөхәммәт Ша-киров сугыштан чирләп кайтып, шунда бухгалтериядә эшли башлый.

Сугыш дәвам итә. Ул вакытта халыкның нинди авыр шартларда яшәгәнен язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Нинди генә авырлыклар үткәрмәделәр. Сугыштан яраланып кайткан кешеләр эшкә яраклы булмый. Шулай да, кулларыннан килгәнчә, тырышалар. Халыкка ашарга - ризык, кияргә кием юк. Үләннәрдән - кечерткән, бәрәңге яфрагы, урманнан - балтырган, күке-баш, сәрдә үләне, болыннан - юа, кузгалак - барын да ашарга яратырга туры килә.

Язга чыккач, көздән калган бәрәңге җиреннән чокып, җир астында кышлаган бәрәңге җыйдык. Аңа “кәлҗәмә”, дип исем куштылар. Тазартып, изеп, камыр итеп пешергәч, ризык була. Шул бәрәңге кәлҗәмәсе сугыш беткәч тә берничә ел ашалды.

Кар астыннан ачылган басулардан башак җыйдык. Аның өчен чит авыл басуларына йөрде халык. Ә азмы-күпме җыелган башакның ашлыгы зарарлы була. Аны ашаган кешенең авыз эче бозыла, эчәкләре зарарлана. Күбрәк җыялсаң, заготзернода алыштыру тәртибе бар иде, ләкин аны алыштыра алырлык каян җыясың. Күп кеше белмичә ашады да чирләде. Ул авыруны “ангина” диделәр, көчәеп китсә, кан чире дип тә йөрттеләр. Үлүчеләр күп булды.

1945нче елның 9 маенда Германиянең җиңелүе белән сугыш тәмамланды. Ул елны безнең Йолдыз авылында “Госпароходство” начальнигы Закиров дигән кеше иде. Авыл халкы җыелгач, Закиров сугыш туктавы турында хәбәр итте. Шунысы нык истә, без, 14-15 яшьтәге малайлар, сабаннан кайтып, төштән соң тагын китәргә дип, атларны алып чыккач, кире җибәрдек. Бөтен халык өчен олы бәйрәм бит инде. Ә сугыш беткәнне ишеткәч, күп кеше елады. Шатлык булса да, күпме халыкның гомере өзелде, күпме авырлыклар кичерелде, алда тагын яшәү мөмкинлеге ничек булыры билгеле түгел иде.

Колхозларга ерактан орлыкка ак бодай кайтара башладылар. Заготзерноларга ул баржа белән кайтты. Аннан ташырга колхозның ат көче, техникасы юк. Халык күтәреп ташыды. Груздевка заготзерносы 20 чакрым булгандыр. Иртән китеп, кич кенә кайтылды. Урап кайтканчы бер кием чабата тузып бетә. Кайтканда Базыдан чыгалмый яткан чаклар булды. 20-25килограмм күтәртәләр иде. Башта күтәреп алганда җиңел генә сыман, кайтакайта авырая - алҗата. Ул орлык бодаена барган бер без генә түгел - бөтен район колхозлары да шулай йөрде.

Чират көтеп ятулары бик кыен иде. Шул 20-25 кг орлыкны күтәреп кайткач, һәркем үзенекен үлчәп тапшыра. 100200 грамм җитми калса - җавап бирәсең. Ашаган ризыгың шул 3-4 бәрәңге белән су. Ул орлык көз көне заготзернога баржа белән кайтты. Аны бушатырга җибәрәләр. Яз көне дә кайтардылар. Анда да бушатырга баралар иде.

Ул дәвердә бик авырлык белән, күп көч чыгарып эшләнде. Шуларны уйласаң, хәзер халык бик рәхәт яши. Берәр көн хезмәткә чыкмасаң, әллә ничә төрле чара күрәләр. Бер көн бармасаң, 5 көнлек эшләгән хезмәтеңне сызалар. Еллык эш көне – ирләргә - 350, хатын-кызга –300 көн. Шул тулмаса, ел азагында минимум хезмәт көнең тулмаган дип, тагын штраф салалар. Әйтеп тә, карышып та булмый, шулай кирәк булгандыр, күрәсең. Ни өчен, дисәң, ил сугыш белән бик нык бетепкырылып калды. Аны аякка бастырырганыгытырга колхозлардан икмәк кирәк. Завод-фабрикалар корырга, сугыш белән җимерелгән урыннарны төзәтергә бик күп кирәк булгандыр.

Фәнис СӘФИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре. (Дәвамы бар).

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас