Флүсә Әбелмалих кызы бәләкәйдән тырыш, уңган, эшсөяр, изгелекле, туган җанлы булып үсте. Аның белән ун ел бер сыйныфта белем алдык, бер парта артында утырдык, тату булдык. Ул - чын дус, авырлык килгәндә беренче ярдәмгә ашыкты. Шәхси тормышында да бәхетле. Гомерлек юлдашы Борис белән ике балага гомер биреп, бер кыз һәм малай тәрбияләп үстерделәр. Югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер алар үзләре гаилә корып, балалар үстерә. Улы Рөстәм полициядә бүлек начальнигы вазифасын башкара. Отставкага чыгар вакыты җитсә дә, мактаулы хезмәткәр булганлыктан хезмәт итүен дәвам итә. Кызы Ольга үз һөнәре буенча эшләп йөри.
Сыйныфташым белән горурланам, мул, матур тормыш белән яшәүләренә сөенәм. Тормыш иптәше дә, балалары да, оныклары да аның өчен өзелеп тора.
Флүсә ерак ара дип тормый, ел да сыйныфташлар очрашуына кайта. “Гомер бер генә, исән-сау чакта кайтыйм әле. Бер күрешү үзе бер гомер бит”, дип кабатларга ярата ул.
Ф.Корчагина - уңган хуҗабикә. Гаиләсен һәрвакыт кайнар, тәмле ашлар белән сыйлый, пөхтәлекне, чисталыкны ярата. Өстәвенә, ул шигырьләр яза. Аның иҗат җимешләре район, республика басмаларында басылып тора.
Хөрмәтле сыйныфташым Флүсә! Күркәм юбилеең белән котлыйм. Пар канатың, сөекле тормыш иптәшең Борис белән балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларын гына ишетеп, бәхетле, тигез гомер кичерегез.
Кайгы хәсрәт мәңге юл тапмасын,
Сезнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып яшәгез,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшәгез,
Аллаһ биргән шушы гомерне.
Иң изге теләкләр белән сыйныфташы Светлана ИМАМОВА. Югары Яркәй авылы.