Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 декабрь , 11:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Көнбатышта җиңеп баручы гаскәрләр составында Анатолий да үз самолеты белән Балтыйк буе, соңыннан 1нче Белоруссия партизаннарына азык-төлек, корал, почта һәм дарулар ташый, аннан хатлар, яралы партизаннарны һәм әсирләрне алып чыга.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

1943 ел ахырында, фронт сызыгын үтеп чыкканда, дошман тарафыннан бәреп төшерелә. Әмма парашют белән сикереп, исән кала.1944 ел башында һөҗүм итүче Пе-2 тибындагы самолетта очарга өйрәнеп, Берлинны алу операциясендә катнаша. Җиңү таңын Берлинда каршылап, Рейхстаг стенасында үзенең имзасын калдыра.

Сугыш елларында Анатолий Пономарев 90нан артык уңышлы хәрби очыш ясый. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, А.Невский ордены һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнә.

Атаклы очучы Бөек Ватан сугышыннан соң да Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп, ил күгенең тынычлыгын саклый. Тик 1958 елның көзендә, подполковник дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән китә. Ләкин аннан соң да тынычланып ятмый – 1990 елга кадәр Мәскәү өлкәсе Монино шәһәрендәге хәрби авиация фәнни-тикшеренү институтында эшләп, илебезнең оборона куәтен ныгытуга зур өлеш кертә. Ул 1991 елның көз аенда, Жуковский шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) вафат була һәм шунда җирләнә.

Әйе, илебезнең азатлыгы өчен алялны белми көрәшеп, җиңүгә зур өлеш керткән агалы-энеле Пономаревлар. Алар истәлегенә район тарих-туган якны өйрәнү музеенда почмак оештырылып, экспонатлар куелды. Алар арасында фоторәсемнәр, документлар күчермәсе, Егорның көндәлеге һәм Анатолийның хәрби очулар вакытында кулланган планшет-картасы да бар.

Шулай ук онытылмас исемнәр арасында Илеш авылы каһарманы, очучы-яугир Госман Гыймазетдин улы Ильясовның (1915 елда Илеш авылында туган) батырлыгын искә алып китү урынлы булыр. Аның биографик белешмәсенә күз салсак, ул, миллионлаган совет кешеләренеке кебек үк, бик гади. Туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт колхозда эшли. 1938 елда Кызыл Армия сафына алынгач, авиация училищесында укып, очучы һөнәренә ия була. Бөек Ватан сугышын Украина күгендә каршылый һәм сугышның беренче көннәреннән үк аның азатлыгы өчен көрәшә. Соңыннан Сталинград күгендә дошман белән кыю алышып, Украина, Белоруссия, Польша җирләрен азат итүдә актив катнаша.

Җиңү тантанасын райондашыбыз Данциг (Польша ) шәһәрендә каршы ала. Сугыш чорларында 95 хәрби очыш ясый һәм дошман позицияләрен, хәрби көчен, техникасын утка тотып, аңа зур зыян китерә. Үзе дә ике мәртәбә бәреп төшерелүгә дучар ителә, әмма исән кала. Гади очучыдан - эскадрилья командиры, сержанттан майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Илебез алдында күрсәткән батырлыклары өчен якташыбыз Г.Г.Ильясов Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, А.Невский орденнары, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң да илебезнең хәрби авиациядә хезмәтен дәвам итә.

Лаеклы ялга чыккач, данлыклы якташыбыз Воронеж шәһәрендә яши. Аның Илеш авылындагы туганнарының төрле якларда яшәве сәбәпле, Госман Гыймазетдин улы турында соңгы мәгълүматлар юк.

1996 елның июнь аенда район ветераннар советына Винница (Украина) өлкә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмасыннан хат килеп төшә. Анда Андреевка авылында туып - үскән очучыяугир, өлкән лейтенант Гавриил Владимирович Локтевның Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк дошман белән аяусыз көрәшүе һәм 1941 елның 17 июль көнендә батырларча һәлак булуы турында язылган. Аның бу батырлыгы өчен Ленин ордены белән бүләкләнүе күрсәтелеп, киләчәктә Русиянең Герое исемен бирү өчен югары органнар алдында тәкъдим кертү кирәклеге әйтелгән иде.

Винница өлкә ветераннар советы әгъзалары Г.В.Локтевка мондый югары исемне бирү өчен нинди факт һәм документларны нигез итеп алган соң?

Югарыда язылганнарны раслау өчен 1941 елның июнь-июль айларында булган вакыйгаларга һәм очучы-яугир Локтев күрсәткән батырлыкка тукталып китик.

... 1941 ел июненең дәһшәтле көннәре. Кызыл Армиянең канлы сугышлар һәм зур югалтулар белән көнчыгышка чигенгән вакыты. Фашист илбасарлары авылшәһәрләрне яндырып һәм җимереп, совет кешеләрен һәлакәткә дучар итеп, илебезнең түренә үрмәли.

Өлкән лейтенант Гавриил Локтев хезмәт иткән 18нче Армия составындагы 132нче тиз очучы авиаполк сугыш башланганда Украинаның Луцк шәһәре янындагы аэродромга урнашкан була. Шуңа күрә сугышның беренче көннәреннән үк бу авиаполкның очучыларына дошман белән күзмә-күз очрашырга һәм командованиенең мөһим заданиеләрен үтәргә туры килә.

1941 елның июль башында Днестр елгасын кичү өчен дошман зур көч куеп, совет гаскәрләре позицияләренә танк һәм мотопехота частьләрен туплый. Өлкән лейтенант Г.Локтев җитәкчелегендәге, штурман – лейтенант М.А.Новороцкий һәм укчы – радист И.М.Бражников составындагы экипаж 1941 елның 17 июль көнне үтә җаваплы задание ала - экипажга дошманның көчле һөҗүмен тоткарлау өчен Днестр елгасы аша салынган күперне юк итү бурычы куела. Якташыбыз экипажы сугышчан задание алу белән, тиз генә һавага күтәрелеп, немецлар позициясенә юнәлә. Әмма күпергә якынлашу белән Локтев самолетын дошман туплары көчле ут ачып, каршы ала. Күп тә үтми истребительләр килеп чыга һәм самолетын яндыра. Ләкин командир куркып, каушап калмый – ут-ялкын камап алган килеш дошман күперенә юнәлә. Ул бомбаларны төгәл ташлап, аны шартлата һәм кайтыр якка борыла. Шуннан соң гына штурманга һәм укчы-радистка самолеттан сикерергә боерык бирә, ә үзе азакка калырга була. Тегеләре командирның боерыгын үти һәм икесе дә исән кала. Алар үзебезнең хәрби частьлар урнашкан урынга кайта.

Кызганычка каршы, җиргә якынлашып, самолеттан сикергән вакытта Гавриил Локтевның парашютына ут каба һәм һәлак була. Штурман М.А. Новороцкий (укчы-радист И.М.Бражников дошман белән алыш вакытында тән җәрәхәте алу сәбәпле, дәвалану өчен хәрби госпитальгә озатыла) командирының гәүдәсен Винница өлкәсе, Черебец районының Бандыш авылы янында күмеп калдыра.

1942 елда (23 февраль көненең 0114001 санлы Көньяк фронтының боерыгы белән) илебез алдында күрсәткән батырлыгы өчен очучы-яугир, өлкән лейтенант Г.В.Локтев Ленин ордены белән бүләкләнә. Ә аның экипаж әгъзалары-штурман – лейтенант М.А.Новороцкийга һәм укчы – радист И.М.Бражниковка СССР Югары Советы Президиумының 1942 ел, 27 март көне Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

(Дәвамы бар).

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас