Апасы аңа Акчәчәк дип исем куша (ул вакытта Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын укыган була). Шушындый матур һәм бик сирәк очрый торган исемле кыз Ишкар авылында укытучылар Рая Хәмәтҗан кызы һәм Фәнзил Орхылбаян улы Хөснуллиннар гаиләсендә ярату һәм игътибарга төренеп буй җиткерә. Ишкар урта мәктәбен тәмамлап Уфа шәһәренә юл тота. Башкорт дәүләт университетының татарурыс факультетының көндезге бүлегендә биш ел укып, «Филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы» һөнәрен үзләштереп, кулына диплом алып туган Илеш якларына кайта.
Эш юлын яшь белгеч Югары Яркәйдәге һөнәрчелек училищесында мөдир сәркәтибе булып башлый. Өч елдан Карабаш авылы егете, Илдар Акмаловка тормышка чыгып, шушы авыл килене булып китә. Авылда яңа, яшь гаилә барлыкка килә.
Әлеге истәлекле көннән 22 ел вакыт узып киткән. Шушы гомер аралыгында Акчәчәк һәм Илдар дурт малайга гомер бүләк итә. Олы уллары Илнар армиядан соң икенче ел инде Уфа шәһәрендә механик булып эшли, буш вакытында шәхси кран машинасы белән кешеләргә хезмәт күрсәтә. Икенче уллары Идел шулай ук Уфада, Башкорт архитектура һәм төзелеш колледжында 2 курста укый. Данияр - Карабаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы. Төпчекләре Айзатка - 6 яшь, алдагы елда укырга керә. Дүрт уллары да бик тырыш, акыллы, уңган, эшчән, тел-теш тидермәслек авыл егетләре булып үсеп килә.
Тормыш иптәше Илдар Мәрһәметдин улы армия сафларыннан кайтканнан бирле Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөри. Булдыклы, эшсөяр, кешелекле хәләл җефете Акчәчәк Фәнзил кызы белән авырлыкларны да, шатлыкларны да уртак бүлеп гомер итә алар. Үз көчләре белән балкып торган өй җиткереп, каралты-кураларын яңартып, тырышып дөнья көтәләр.
Ире эшкә киткән вакытта барлык мәшәкатьләр, балалар һәм ихатадагы терлекләр өчен җаваплылык, ындыр, бакча эшләре Акчәчәк өстенә йөкләтелә. Илдарның әнисе Рәзифә Әһлетдин кызы бар эштә дә аңа зур терәк.
Акчәчәк Фәнзил кызы җиде елдан артык авыл модельле китапханәсендә китапханәче булып эшли. Үз эшенә җаваплы карап, яратып башкара. Авыл җирлегендә уздырылган барлык чараларда да актив катнаша, ярдәмчел һәм итәгатьле. Өендә тәмле аш-су пешерүче, чисталык һәм пөхтәлек, гөлләр һәм чәчәкләр яратучы, якты йөзле, ягымлы әни һәм тормыш иптәше ул.
Айгөл ЯКУПОВА, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры.