Маяк
-5 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 декабрь , 08:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле район электр челтәре хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән ихлас котлыйм.

Без электр куәтен тәүлек дәвамында өзлексез куллану дәверендә яшибез һәм район электр челтәре хезмәтчәннәре тырышлыгын көндәлек тормышыбызда даими сизеп, тоеп торабыз. Әлеге тармак халык хуҗалыгында, кешеләрнең тормышкөнкүрешен алып баруда мөһим роль уйный. Югары профессиональлек, кыюлык, бар көчегезне һәм ресурсларны катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә туплый белү – хезмәтегезгә хас сыйфатлар. Һава шартларының нинди булуына карамастан, сез һәрвакыт эшкә әзер. Нәтиҗәдә, райондагы бар категория кулланучылар җылылык һәм яктылык белән ышанычлы тәэмин ителә. Киләчәктә дә бу юнәлештә эзмәэзлекле эш алып барырсыз, райондашлар ышанычын акларсыз, дип ышанам.
Бәйрәмегез белән котлап, уңышлар, бәхет-шатлыклар телим.

Илдар МОСТАФИН,муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас