

Эш планына ярашлы, Роман Владимирович районның аграр секторы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, шулай ук Башкортстан Республикасының ветеринария буенча Дәүләт комитеты һәм төбәкнең урындагы үзидарә органнары тарафыннан оештырылган дуңгызларның африка чумасын ликвидацияләү (шартлы рәвештә) буенча командаштаб өйрәнүләрен карады.
Идел буе федераль округының ветеринария хезмәтләре һәм Россельхознадзор, шулай ук Башкортстан Республикасы районнарының авыл хуҗалыгы һәм ветеринария хезмәтләре идарәләре вәкилләре катнашлыгындагы делегация иң тәүдә “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең яңа сөтчелек комплексында булды.
-Җәмгыять төбәктә югары сыйфатлы сөт җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе, -дипбилгеләде Илшат Фәзрахманов. - Хуҗалыкта сөт җитештерүне нәтиҗәле үстерүнең, заманча сөт комплексын рациональ төзүнең яхшы үрнәге. Безнең бурыч - 2030 елга республикада 50 заманча сөт фермасын булдыру, 20 дән артыгы актив эшчәнлек алып бара.
Әйтергә кирәк, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте «1500 савым сыерына исәпләнгән роботлаштырылган комплекс» инвестиция проектын гамәлгә ашыруны төгәлләп килә. Бүгенге көнгә 600 башка исәпләнгән 1нче сыерлар торагы һәм саву залы сафта, биредә 200 баш сыер асрала. Заманча саву залына 14 «Волшебник» саву роботы урнаштырылган.
Бүгенге көндә 300 башка исәпләнгән бозаулату бүлеге, 600 башка исәпләнгән 2нче сыер торагы төзелеше тәмамланып килә. Илнең авыл хуҗалыгы министры урынбасарында «Волшебник» саву роботлары эшчәнлеге аерым кызыксыну уятты. Алар үзебездә җитештерелгән һәм үз бурычларны яхшы үти, болардан тыш, сөтнең югары сыйфатын да тәэмин итә.
Арытаба эшлекле сөйләшү район мәдәният сараенда дәвам итеп, ул “Илеш районы территориясендә дуңгызларда африка чумасы (шартлы) чыганагы барлыкка килү белән бәйле гадәттән тыш хәлне бетерү” дигән темага багышланды.
Дуңгызларның африка чумасы - төбәк икътисадына җитди зыян китерергә һәм зур югалтуларга китерергә сәләтле хәвефле авыру. Өйрәнүләрнең төпмаксаты - төбәк хезмәтләрнең авыру барлыкка килүгә оператив җавап бирергә әзерлеген тәэмин итү. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары билгеләп үткәнчә, ветеринария хезмәте эшенең стратегик юнәлеше аеруча куркыныч авырулар килеп чыгуны профилактикалау. Ветеринария хезмәтләре эшенең нәтиҗәлелегенең иң яхшы күрсәткече - авырулар кабынып китмәү.
Шулай ук Р.Некрасов кыргый фаунада ветеринария иминлеге мәсьәләләренә тукталганда, тотрыклы эпизоотик ситуацияне саклап калуга ярдәм итүче профилактик эшнең әһәмиятен билгеләп үтте. Киңәшмә барышында Табигать министрлыгы, Росприродназор һәм Россельхознадзор белән ведомствоара
хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирде. Министр урынбасары ассызыклаганча, әлеге юнәлешнең үзенчәлеге оператив реакция шартларында нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә торган үзара хезмәттәшлек системасын төзү зарурлыгына китерә.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин - “Илеш районы территориясендә авыл хуҗалыгы тармагының торышы һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен көчләрнең һәм чараларның әзерлеге турында”, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин – “Русия Федерациясендә эпизоотик хәл турында”, “Ветеринария үзәге” ФДБУ директоры Юрий Барсуков - «Идел буе федераль округының Русия Федерациясе субъектлары ветеринария хезмәтләре тарафыннан махсус өйрәнүләрне оештыруга һәм уздыруга анализ», Башкортстан Республикасының ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин – “Башкортстан Республикасы ветеринария хезмәтенең торышы һәм дуңгызларның африка чумасы барлыкка килүгә һәм таралуга юл куймаубуенча күрелә торган чаралар турында», Башкортстан Республикасы Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Руслан Хөснетдинов – «Республика территориясендә дуңгызларның африка чумасын булдырмау буенча БРРоссельхознадзор идарәсе тарафыннан үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чаралары турында» һ.б. чыгышлары тыңланды.
Чараның практик өлеше «Кара Юрга» ат-спорткомплексы территориясендә җәелдерелде. Өйрәнүләр планына ярашлы, “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ хезмәткәрләре, дуңгызларның африка чумасы барлыкка килгән очракта, аны локальләштерү һәм бетерү буенча пробалар алудан алып карантин һәм дезинфекция эшләренә кадәр барлык чаралар комплексын күрсәтте. Маневрларда күп санлы махсуслаштырылган техника һәм төрле ведомстволардан берничә йөз катнашучы җәлеп ителде. Бу, хәлне реаль шартларга мөмкин кадәр якынайтырга мөмкинлек бирде.
Берничә төбәк вәкилләренең мондый өйрәнүләрдә катнашуы ветеринария хезмәтенең югары әзерлеген саклау буенча системалы эшнең мөһим өлеше булып тора. Үзара хезмәттәшлекнең эшләнгән алгоритмнары, Идел буе федераль округының башка субъектларындагы һәм федераль структуралардагы хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу турыдан-туры илнең бердәм ветеринария киңлеген ныгытуга ярдәм итә.
Мондый төбәкара тренировкалар гаять зур гамәли кыйммәткә ия. Алар белгечләрнең югары дәрәҗәдә әзерләнүен раслап кына калмый, ә реакциянең гомум системасында мөмкин булган кимчелекләрне ачыкларга һәм төзәтергә дә мөмкинлек бирә. Барлык хезмәтләрнең җайга салынган гамәлләре – реаль куркынычларны булдырмау һәм бетерүнең уңышлы нигезе булып тора.
Әйтергә кирәк, ветеринария хезмәтләренең эшеБашкортстан гына түгел,бөтен илебез икътисадының һәм азык-төлек иминлегенең мөһим буыны. Мондый очрашулар һәмөйрәнүләр бик мөһим. Хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге һәм урыннардагы белгечләрнең уртак тырышлыгы гына эпизоотик тотрыклы хәлне сакларга һәм терлекчелек хуҗалыкларының иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итә.
Делегациянең рәсми визиты “Үзәк МТС” җәмгыяте Илеш филиалын-да 1180 баш малга исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелешен карау белән тәмамланды.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.