

Аларның муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Уфа дәүләт нефть техник университетының Уку-методика эшләре буенча проректор Денис Гулин, район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова тәбрик итеп, һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк тапшырды.
Ел саен уза торган тантанага тагын да күбрәк бәйрәм төсе бирү өчен аны оештыручылар бай эчтәлекле әзерләгән. “Яңа елның тылсымлы серләре” музыкаль тамашасы бик күп әкият геройларын үз эченә алган иде. Сәхнәдә балаларга таныш образларны кызлар, малайлар зур шатлык белән кабул итте. Тамашаның һәр мизгеле тылсым белән сугарылган, үзеңне чын мәгънәсендә әкият дөньясында хис итәсең, балаларның йөзләреннән елмаю китмәде.
Балалар бизәлгән чыршы янында Кыш бабай һәм Карсылу белән бию, җыр башкару, шигырь сөйләү, уеннар уйнау мөмкинлегенә ия булды.