

Өлкәннәребезнең тормышы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә Югары Яркәйдә гомер кичерүче хезмәт ветераны Мәүҗидә Гыйса кызы Абдуллина 90 яшен каршылый.
М.Абдуллинаның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Аның исенә төшерер һәм сөйләрлек хатирәләре бар: сугыш елларыннан югалтулар кайгысы, шулай ук җиңү шатлыгы, дуслык, игелек, бербереңне кайгырту һәм ярату. Аның тормыш тарихы аерым игътибарга һәм хөрмәткә лаек.
90 яшендә өлкән буын вәкиле гаҗәеп ачык акыл һәм тормыш сөючәнлеген саклап калган, үзенең авыр хезмәт биографиясен җентекләп хәтерли.
Мәүҗидә Абдуллина 1936 елда Дөмәй авылында Нәгыймә һәм Гыйса Садретдиновларның 4 балалы гаиләсендә икенче булып дөньяга килә. Дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы авыр чорда балачак, яшьлек, үсеп җитү чоры үтә. Тормыштагы үҗәтлек һәм ныклык аны гомер буе озата бара, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
-Сугышны авыр кичердек. Ул китергән кыенлыклар, якыннарны югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – боларның барысы да баштан үткән сынаулар. Гаиләдә дүрт бала үстек, бүгенге көндә барыбыз да исән. Абыем Өлфәткә – 94, Рәҗүдә сеңлемә - 87, Мәүлисәгә 76 яшь. Әтиебез сугыштан исән-сау әйләнеп кайта, әмма яу яланында алынган яралары тынгы бирми, 75 яшендә дөнья куя. Шөкер, безнең нәсел - озын гомерлеләр. Әнием - 95, картәтием 105 яшькә кадәр яшәгән. Кышларын аеруча авырга туры килә иде. Мәктәптән кайтабыз да билдән кар ерып, урманга утынга китәбез. Җәйләрен колхоз басуларында тир түктек, көзгә - иген җилгәрүдә булдык, - дип сөйли тыл ветераны.
4 сыйныф белем алганнан соң, укуын дәвам итәргә мөмкинчелек булмый. Тәвәккәл кыз район үзәгенә юлланып, ашханәгә официант булып урнаша. Атна саен җәяүләп чыгып китеп, әти-әнисенә ярдәм булсын дип, 25 километрны ераклыкка район үзәгенә эшкә йөри. Берничә ел шулай йөргәннән соң, үзәк дәваханәсенә повар булып күчә. Бер үзе утын ярып, продукция, су ташып, көненә өчәр тапкыр 300 кешегә ашарга пешерә. Нишлисең, сугыш чоры баласы авырлыкларны җиңеп, түзеп яшәргә өйрәнгән бит.
Мәүҗидә Гыйса кызы һәр урында хезмәтен зур тырышлык, үҗәтлек белән башкара. Берничә ел пешекче булып эшләгәннән соң, авылга кайтып, пекарьняга урнаша. 1963 елда тормыш иптәше Филос Габдрахим улын очратып, гаилә корып җибәрәләр. Ул Баймакта яшәп, төрле эштә катнаша. Кәләш алгач, аны да үзе белән алып китә. Анда Бикеш авылында төпләнеп, бергәләшеп хезмәт салалар. Мәүҗидә колхозда механизаторларга ашарга пешерә, дәваханәдә повар була, май заводында эшли. Абдуллиннар гаиләсе биредә 1975 елга кадәр яши.
Туган районга кайткач, гаиләгә үзәктән фатир бирәләр. Тормыш иптәше “Райсельхозтехника” оешмасында инженер вазифасына тәгаенләнә. М.Абдуллина үзәк дәваханәсенә санитарка булып урнаша. Соңыннан пенсиягә кадәр май заводында хезмәт сала. Аның гомум стажы 50 ел тәшкил итә. Пенсиягә чыккач та, тик утырмый – пряник заводына каравылчы булып эшкә керә.
Абдуллиннар балалары Илдус, Илүсә, Миләүшәне тәрбияләп үстереп, мәхәббәттә һәм татулыкта җитеш тормыш көтәләр. Аларга барысына да югары белем биреп, зур тормыш юлына чыгаралар. Кызганыч, Филос абый 16 ел элек дөнья куя. Мәүҗидә Гыйса кызы сыңар канат белән гомер кичерә, сынмый, сыгылмый, корган дөньяларын көтеп, балалары, 5 оныгы, 3 оныкачы шатлыгын тоеп, хәерле картлык кичерә.
Юбиляр бүгенге җитеш тормышка сөенеп бетә алмый. Көннәрен дә, йокысыз төн нәрен дә изге догада үткәрә. Дөнья хәлләре белән дә кызыксына. Төрле гәзит-журналлар, календарьлар алдыра. Аларны, өтерен дә калдырмыйча, кызыксынып укый. Файдалы киңәшләрне куллана, балаларына өйрәтә.
Төрле ризыклар пешерә. Аның балан пирогы өстәленнән өзелми. Урманнарга барып, җиләк-җимешләрен җыя. Пиннек әзерли. Көзен гөмбәләр җыеп, тәмле итеп тозлый. Авыл җирендә яшәгәч, кош-корт асрый, бакчасын үстерә, мул уңыш җыя, балалары, оныклары кайткач, аларга мул итеп төяп җибәрә.
-Авыр чакларны күп күрдең, рәхәт тормышта да яшәп кара, дигәндер инде Ходай Тәгалә, — дип аңлата үзенең озын гомерле бу луының серен өлкән буын вәкиле һәм яшьләргә бүгенге тормышның кадерен белеп, сабыр булып, зарланмый яшәргә киңәш итә.
Бүген Мәүҗидә Гыйса кызын шундый мөһим вакыйга белән барлык балалары, туганнары һәм якыннары тәбрик итә. Зур, тату гаилә өстәле артында кадерле кешеләренә бик күп җылы, ихлас сүзләр әйтә, хәерле гомер, тыныч күк йөзе тели.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.