

Аерым йорты, сәмәннән (кызыл балчык белән салам болгатып эшләнгән) сыерлар асрый торган зур лапасы да була. Ферма мөдире Базытамак кешесе Җангәрәй Янгиров иде. Шулай, 1946 елда безнең авыл халкы тагын аерым яшәргә карар кыла. Авылдагы бөтен хуҗалыктан азлап акча җыеп, юл чыгымнарына, Камалетдин Сәрваровны аерым колхоз булып яшәү өчен рөхсәт алырга Уфага җибәрәләр. Рөхсәт алып кайткач, җыелыш ясап, Камалетдин рәис итеп сайланды. Счетовод итеп Шәмсемөхәммәт Шакировны сайлыйлар. Ревизия комиссиясе рәисе - Мансур Вәлиев, бригадир итеп Мофаздал Хуҗинны куялар.
Канцелярия общий двор йортында була. “Кызыл юл”дан аерылганда маллардан элекке атлар кала, яңадан бер үгез, бер чобар тана, 8 баш сарык бирәләр. Сарыклар озак асралмый - бетерәләр. Сыерларны да бик арттырмыйлар. Әрәмә-болыннар зур мәйданны били. Әрәмәдә агачлар бар иде, сугыш вакытында бик күп агач киселеп бетә. Йолдыз Базытамактан, яки “Кызыл юл” колхозыннан аерылгач, Габдулла Тукай исемен йөртә башлый.
Ул чорда колхозның күмер яндыра торган ямы бар иде. Шунда утын тутырып яндырып, күмер әзерләделәр. Ул вакытта тимерлекләрдә күмер ягып, тимерне кыздырып, чүкеп, хуҗалык инвентарьлары эшләделәр.
Колхозның халыкны икмәк белән тәэмин итәрлек мөмкинлеге булмый. Колхозчылар көндәлек 150-200грамм онга эшләп йөри. Аны да колхоз булган җирдән көз көне икеләтә артыгын түләргә сөйләшеп бирә. Печән өстендә бигрәк авырга туры килә. Запас икмәк юк, яңасы әле өлгермәгән. Бу чорда басу эшенә тракторлар файдалана башлый. Ләкин ул чорда тракторлар колхозлар карамагында түгел, МТСларда була. Безнең тирә-як колхозлар Андреевка МТСна керә. Шунда барып, сорап, аннан кайда, нинди трактор бирәләр - приказ алып кайтышлы иде.
Хөкүмәт бурычы күп, акча табарга мөмкинчелек булмый. Күпмедер эшләгәч, Камалетдин Сәрваровны картайды, колхозны алып барырга икенче кеше кирәк дип, Акмал Нуретдиновны сайлыйлар. Ә Камалетдин урман каравылчысы (лесник) булып эшкә керә.
Колхозда һаман да үгез-сыер җигеп эш башкарыла. Атлар бик кирәк вакытта җигелде. Колхозга хисапчы-счетовод булып эшләргә Кужбахтыдан Зәйтүнә Яппарованы (Марат Валиевның әнисе), тимерче итеп Әтәч авылыннан Гаффанны ялладылар. Мал табибы вазифасын Әтәчтән Билалов алып барды. Агрономия эшләре Кужбахтыдан Мизхәт Таҗетдиновка йөкләтелде. Алар килепкитеп кенә эшләделәр.
Шул чорда авылда башлангыч мәктәп ачтылар. 4 сыйныфка кадәр балалар авылда белем алды. Укытучы булып Олы Ялан кешесе Тимерҗан Фахертдинов килде. Мәктәп хәзерге Суфиян яшәгән урындагы элекке Шакир Хәсәнов йорты иде, аннан соң хәзерге Айрат Мәсәлимов урыны – элекке Сәгъдәт Минәҗева яшәгән йортта була. Аннан соң, Акмал Нуретдинов колхоз рәисе булып эшләгәндә Әнгәсәк урманыннан үгез белән ташып, бура агачын - усактан, эчке эшләрне чыршы материалларыннан аерым мәктәп салдык. Урыны хәзерге Риф Шакиров яшәгән урында була.
Ул елда кыш бик салкын иде. Әле дә онытылмый, шул салкында урманда үгез җигеп йөргәннәр. Укучыларны Восток авылыннан Әгъҗибә исемле хатын укытты. Соңгы елларда Суфия Моратова шөгыльләнде (Әхмәткәниф Галиевның тормыш иптәше).
Шулай бер-ике ел аерым колхоз булып яшәгәч, 1949 елда тагын Базытамакка кушылдык. Ул елларда колхозларны ныклап эреләндерделәр. Ике Нәдер, Әтәч, Мари-Мәнәвез, Татар Мәнәвезе, Ташкичү дә килеп кушылды. Колхозга “Фрунзе” исеме бирделәр. Рәисе Үзбәк Зәйнашев булды. Бу елларда басуларда ашлык әйбәт уңа иде. Хезмәт көненә 2,5килограмм ашлыклата, бераз акчалата да бирә башладылар. 1949-1950 елларда авыл советы рәисе Хәмит Хәкимов булды.
Колхозга, хөкүмәткә икмәк тапшыру сугыш башланган чордан алып хәтсез бик нык күзәтү астында барды. Мәсәлән, хөкүмәткә 100 кг икмәк тапшырсаң гына, 10 кг халык файдасына колхозга фуражга тотынырга мөмкинлек бирәләр иде. Әгәр шул проценттан колхоз бухгалтериясе аз гына үтеп китсә, колхоз рәисен зур гаепле итеп, хөкем итәләр. Шундыйлар рәтенә безнең Кызыл Юл колхозы рәисе Әхмәтгали Сәетов эләгеп, хөкем ителә, төрмәгә озатыла. Шуннан сугышка алынып, анда һәлак була.
Сугыш барышында җиңелчә яраланып кайтучылар күренә башлый, авыр яралылар да була. Ничәнче ел икәнен дөресен генә әйтә алмыйм, шул авыр елларда Камалетдин Сәрваров, урман каравылчысы булып эшләгән чорда, яз көне су ташу вакытында Базытамактан кайтышлый балыкчы көймәсе белән авыл ягына чыгып җитәлми, суга төшеп үлә. Икенче көнне олы малае Әлт аф гәүдәсен табып алып чыга.
Колхозларга язын чәчү өчен хөкүмәт орлык бирә. Аны без заготзерноларга барып бушатабыз, күтәреп ташыйбыз. Шушы бәләкәй генә авылдан 25шәр җәяүле кеше йөри идек. 20шәр кг күтәрдек. Ул хөкүмәт биргән симәнәне колхоз көз көне мәҗбүри рәвештә түләргә тиеш була.
Бу дәвердә халыкның нинди авыр шартларда яшәвен язып бетерерлек түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, халык тырышты, хәтта үзенчә күңел ачарга да вакыт тапты. Кичләрен яшьләр урамда җырлап-биеп ямь таба иде. Иң күңеллесе, язгы су җәелгән чорда караңгы төшкәнче бөтен авыл яшьләренең көймә белән суда йөзүләре була иде. Җыр һәм гармун тавышлары су өстендә яңгырап, еракларга тарала.
Бу хатирәләр мәңге онытылмаслык булып истә калды. Халык бик бердәм иде. Ләкин басуларда чүп үләне булган кебек, начар күңелле кешеләр дә булыштырды. Мәсәлән, Казан ягыннан тегүче булып килгән бер татар бар иде. Ул сугыш башланыр алдыннан килеп чыкты. Гаиләсе, бер кызы, гарип малае бар иде. Фамилиясен хәтерләмим, исеме - Заһидулла. “Дәйдүк”, - дип йөрттеләр үзен. Сугышка алынгач, контузия алдым, дип кайтып, телсез булып йөрде. Җәй көне авыл малларының көтүен көтте. Бервакыт кеше маллары югала башлады. Шулай Дәйдүк кеше сарыгын урлап суеп, тотылып, төрмәгә утырды. Сугыш туктагач, Дәйдүкнең теле ачылды – сөйләшә башлады. Ә чынлыкта исә, ул телсезгә салышып кына йөргән.
Туган авылым Кызыл Йолдыз хакында шушы истәлекләр мәңге җуелмаслык булып хәтеремдә калган.
Хәмитҗан ФӘТХЛИСЛАМОВ истәлекләреннән. 7 март, 2005 ел. Фәнис СӘФИУЛЛИН. Дүртөйле шәһәре.