

Алар шушы көннәрдә үзләренең алтын туйларын билгели.
50 ел вакыт узса да, олы ихтирамга лаек бу гаилә бер-берсенә булган сөю хисләрен суытмыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, матур итеп гомер кичерә. Бергә яшәгән елларның алар өчен һәр мизгеле кадерле һәм якын. Артка борылып карасаң, 50 ел эчендә ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә сынаулар аша үтелмәгән.
Зиләрә һәм Хәмит Әхмәтовлар райондашлары, авылдашлары арасында бик хөрмәтле кешеләр. Аларның йортына кергәндә үк монда бәхетле гаилә яшәве сизелә. Хуҗаларның тыныч елмаюына, җылылык бөркелеп торган өйләренә карап шундый фикергә киләсең. Әхмәтовлар - ихлас, кунакчыл һәм сөйкемле пар.
Зиләрә Хөснимәрдан кызы чыгышы белән - Кадер, гаилә башлыгы - Сеңрән авылыннан. Алар танышып, бераз очрашып йөргәч, 1975 елның декабрендә туй үткәрә. Шушы вакыттан бирле күпме гомер үткән дә, күпме сулар аккан, ә аларның күзләрендә 50 елдан соң да шул ук мәхәббәт очкыны яна.
Зиләрә Хөснимәрдан кызы 35 елдан артык гомерен, сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлап, Сеңрән фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып эшли. Олы йөрәкле, изге күңелле, һәркемгә ярдәм кулы сузырга әзер булган З.Әхмәтова әле булса авылдашларыннан рәхмәт сүзләре генә ишетә.
Тырыш гаилә башлыгы Хәмит Мулламөхәммәт улы 40 елдан артык М.Горький ис. кооперативта водитель булып эшли. Аның исеме тик мактап телгә алына. Уңганлык күрсәтеп, үзара ярышның алгы сафында була. Фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланып, «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгесенә (1979 ел), өченче дәрәҗә Хезмәт даны орденына (1984), «КамАЗ автомобиленең иң яхшы водителе» исеменә (1986) ия була. 1995 елда озак еллар дәвамында намуслы хезмәте өчен район Сабантуенда «Минск» мотоциклы белән бүләкләнә.
Һәр ир-егетнең уңышы янындагы хатын-кызга бәйле. Зиләрә Хөснимәрдан кызы да тормыш иптәше өчен ышанычлы тыл булып тора Хуҗалык, йорт эшләре һәм балаларны тәрбияләү аның иңендә була.
-Гомерлек юлдашым һәрвакыт ярдәм итте. Водитель эше авыр һәм тузанлы. Кайтуыма Зиләрә көн саен мунча яга, ә өйдә өстәлдә һәрвакыт тәмле кичке аш көтә иде. Мин бик тә рәхмәтлемен аңа, - диде гаилә башлыгы эшләгән дәверен искә төшереп.
Әхмәтовлар ике малайга гомер бүләк итеп, матур тәрбия биреп үстергән. Ике уллары да - шәхси эшкуар, гаиләле. Бүген балалары, биш оныклары уңышларына сөенеп гомер кичерә.
-Эштән башканы белмәдек. Һәр көнебез хезмәттә узды. Эш, гаилә, бала дип, шатлыклы да, вакытында кыен да булган мизгелләре белән гомернең узганы сизелмәде дә. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көндә бер-береңә тагын да ныгырак кирәк булуыңны аңлыйсың, - ди гомер юлын сокланырлык узган Әхмәтовлар.
Иңне-иңгә терәп ярты буат гомер кичергән бу гаиләнең алдагы көннәрдә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, бер-берсенә терәктаяныч булып, озак еллар яшәргә язсын.
Лира КӘБИРОВА.