Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
28 декабрь 2025, 06:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Ахыры).  Андреевка авылында яшәгән килене Клавдия Степановнаның (мәрхүмә) истәлекләре Гавриилның авылда үткән яшьләр еллары хакында түбәндәгеләрне бәян итә:

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге барДанлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

-Гавриил (1908-1941) - Андреевка авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган бала. Әтисе Владимир Евграфович һәм әнисе Домна Петровна гомер буе игенчелек белән шөгыльләнүче авыл кешеләре булдылар. Беренчеләрдән булып колхозга керделәр һәм анда тырышып эшләделәр, үз балаларын хезмәт сөючән, тыйнак һәм инсафлы итеп тәрбияләделәр.

Истәлекләрдән тагын батыр якташыбызның үз авылында башлангыч белем алуын, берникадәр әтисенең хуҗалыгында эшләгәннән соң, ялланып эшләү өчен Серов (Свердловск өлкәсе) шәһәренә китүен белергә була. Гавриил шул елларда аэроклубта шөгыльләнә һәм соңыннан хәрби очучылар мәктәбен уңышлы тәмамлый. Бөек Ватан сугышы алдыннан Украинаның Луцк шәһәре янында урнашкан тиз очышлы авиаполкта хезмәт итә. 1940 ел ахырында Кировоград (Украина) кызы Марусяга өйләнә. Тик бергә нибары 5-6 ай гына яшәп калалар. Коточкыч сугыш ташкыны аларны мәңгелеккә аера. Табибә булуы сәбәпле, Маруся сугыш яланында яраланган яугирләрне дәвалый. Әмма госпиталь дошман самолетлары тарафыннан утка тотыла һәм ул шунда һәлак була.

Гавриилның өлкән абыйсы Иван (19001942) Бөек Ватан сугышына кадәр Крупская исемендәге колхозда эшли, авылның актив кешеләренең берсенә әйләнә. Сугыш башлану белән фронтка китә. Дошманнарга каршы көрәштә минометчы була. Яралана. Новосибирск шәһәрендә дәваланганнан соң, яңадан аяусыз дошман белән алышка керә. 1942 елның февраль аенда Сталинград юнәлешендә канкойгыч бәрелешләрдә хәбәрсез югала.

Кече энесе Александр да, агалары кебек үк, Ватаныбызның тугрылыклы яугире. Ул 1946 елга кадәр Совет Армиясе сафында хезмәт итә. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен орден – медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң элекке “Заря” колхозында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә.

Өлкән апасы Анастасия (1903-1989) гомеренең ахырына кадәр үз авылында төрле хуҗалык эшләре башкара, колхозда армый-талмый эшли. Кияүгә чыгып, балалар үстерә. Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен Мактау грамоталары һәм “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Менә шулай андреевкалы Локтевлар гаиләсе илебез алдында намуслы хезмәт итә һәм батырлык күрсәтә.

Редакциядән. Гәзитебездә күпләрнең хәтерендә якты истәлек булып сакланган, бик озак еллар дәвамында район тарих-туган якны өйрәнү музее директоры вазифасын башкарган Виталий Валентинович Михайловның “Маяк” гәзитенең 1988-1993 елларда дөнья күргән “Илеш якларында”, “Исемнәре район тарихында”, ”Кайтарылган исем яки Андреевкадан тагы бер батыр очучы-яугир турында” дип исемләнгән тарихи очерклардан өзекләр тәкъдим иттек.
Мөгаен, әлеге материал күпләрдә кызыксыну тудыргандыр, әти-әниләренең, туганнарының исем-фамилияләрен уку, яңадан барлау, районның үсеш чорын күзаллау уңай тәэссоратлар калдыргандыр дип уйлыйбыз.
Әлеге очерклар циклы берничә бүлектән торып, аның тулы варианты район тарих-туган якны өйрәнү музеенда саклана. Кызганычка каршы, аның тулы текстын “Маяк” гәзитендә урнаштырып бетерү мөмкин түгел. Әмма теләге булганнар, музейга барып, истәлекләрне барлый, хатирәләрне яңарта ала.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас