

Сүз дә юк, динне дәүләт күләмендә юкка чыгарырга маташкан Совет чорында да халкыбыз үз иманын саклап кала алды. Шушы эштә дин әһелләребезнең дә роле гаять зур булды. Бернинди замана авырлыкларына сылтанмыйча, бәндәләрне һәрдаим иманга өндәүче, үзләренең яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк күрсәтүче мондый шәхесләр халкыбыз арасында зур абруй казанды. Халык арасында “Динле кеше – нурлы кеше” дигән әйтем бар. Бу сүзләр нәкъ шушы какшамас иманлы дин әһелләре турында әйтелгәндер, күрәсең. Шундыйларның берсе - Яңа Аташ авылында яшәүче һәм чын мәгънәсендә иман белән сугарылган гомер кичерүче аксакал Мөхәммәдзәки Әбуталип улы Сәмигуллин.
Мөхәммәдзәки Яңа Аташ авылында Хөбәйбә һәм Әбуталипның тату гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Тумышы белән Дүртөйле районының Түбән Аташ авылы руханилары нәселеннән булган һәм гаиләдә бала чактан дини тәрбия алып үскән Хөбәйбә үз балаларының күңеленә дә изгелек орлыклары салырга тырыша. Гаилә тормышын дин кануннары белән үреп алып барырга омтыла. Дин тәгълиматында: “Бу дөньяга һәрбер бала фитри иман, ягъни көзге кебек саф күңел белән туа, ә инде аның тормышта иманлы яки имансыз кеше булып җитешүе гаилә тәрбиясеннән, ата - анадан тора” дип язылган. Шушы изге сүзләрне раслап, Мөхәммәдзәки Әбуталип улы да гаиләдә үзаллы тормышка әзерлекле булып, төпле тәрбия алып үсә. Кешелекле, кечелекле, авырлыкларга бирешмәүчән егет 1955 елда Совет армиясе сафларына чакырыла. Солдат хезмәтен кырыс табигатьле Ерак Көнчыгышта үтәргә туры килә якташыбызга. Бөек Ватан сугышыннан соңгы хәвефле елларда эре калибрлы пулеметны хезмәтләндерүче яугирләрнең солдат хезмәте аеруча тынгысыз була. Күпме йокысыз төннәрне, көтелмәгән марш – бросокларны, күп чакрымлы походларны үз эченә алган ике елдан артыкка сузылган армия хезмәте артта кала. Авырлыкларны лаеклы кичереп, тагы да ныклырак чыныгу алып, Мөхәммәдзәки чын ир - егет булып кайта туган авылына һәм үз бәхетен читтән эзләп йөрми туган колхозына эшкә чыга. Әмма озак вакыт үтмәстән егетнең тормышына бер - бер артлы зур үзгәрешләр алып килгән күңелле дә, җаваплы да вакыйгалар була. 1958 елның декабрендә Мөхәммәдзәки Чакмагыш районының Рапат авылы кызы Винә белән кавыша. Бер - берсен яратышып гаилә корган яшьләр инде бергәләшеп иңне- иңгә терәп колхоз эшенә чумалар. Тырышлыкта, җегәрлектә яшьләргә тиңләшүче бик сирәк була. Алар колхоз эшендә даими рәвештә алдынгылыкны били. Ул чорлар турында хәзер инде бик күп мактау грамоталары гына сөйли.Тату гаиләнең тормышын тагын да түгәрәкләп бер - бер артлы балалар - Лида, Фидрат, Лүсә, Әминә якты дөньяга аваз салалар. Винә һәм Мөхәммәдзәки Сәмигуллиннарның бәхетле гаиләсендә бер мохтаҗлык кичермичә, җитеш тормышта үскән балалар уңышлары белән куандырып бер - бер артлы мәктәп тәмамлыйлар. Төрлесе төрле һөнәр ияләре булып, үзаллы тормыш көтә башлыйлар. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”- дигән халык мәкалендәгечә, бүгенге көндә җиде онык, унбер оныкач та өлкәннәрне үз уңышлары белән куандыра икән. Һөнәрле булганнары илебезнең төрле тармакларында хезмәт сала, укуда булганнары тырышып белем үрләрен яулый. Олы кызлары Лиданың улы Рөстәм Уфада үзенең төп эшеннән тыш дин юлына баскан. Менә инде алты ел дәвамында ул намаз иясе булып мәчеткә йөри.
“Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый” дигән борынгылар. Тормыш булгач, төрле хәлләр була шул. Сәмигуллиннар гаиләсе өлешенә дә авыр сынаулар төшә. Мөхәммәдзәки Әбуталип улы ул көнне бүгенгедәй хәтерләп, эчке бер тетрәнү белән искә ала. 1982 елның сентябрендә чиктән тыш табигать казасы булган өермә - давыл вакытында ул үзенә ышанып тапшырылган колхоз малларын һәләкәттән коткарам дип, үзен – үзе саклап кала алмый, биек елга ярыннан түбән тәгәри һәм бик нык имгәнә. Гәүдәсе үзенә тулысынча буйсынусыз калган Мөхәммәдзәкигә дүрт елдай тоелган дүрт ай буена бер хәрәкәтсез дәваханәләрдә ятарга туры килә. Йокысыз төннәр, хәсрәт тулы озын көннәр буена башыннан нинди генә уйлар кичми аның? Хәтта дәвалаучы табиблар, шәфкать туташлары өметсезлеккә бирелгәндә дә, аның күңелендә терелүгә һаман бәләкәй генә ышаныч чаткысы яши. 1984 елда аны гомерлек инвалидлык биреп дәваханәдән өенә кайтаралар. Нәкъ менә шушы вакыттан башлана да инде аның озын төннәр буе үзенең аякка басуларын теләп Аллаһы Тәгаләгә ялварулары. Баштагы мәлләрдә әнисе Хөбәйбә апа өйрәткәннәрдән, соңрак үзлегеннән укып өйрәнгәннәрдән туктаусыз дога кылулары...
Бер Аллаһы Тәгалә барсын да күрүче, белүче һәм ихлас догаларыбызны ишетүче! Бер Аллаһы Тәгалә чиксез кодрәткә ия! Мөхәммәдзәки Әбуталип улы бар кешене шаккатырып кылган догалары белән, хәләл җефете Винә Ибраһим кызының ярдәме, балаларының терәге белән әкренләп аягына баса, хәрәкәтләнә башлый. Аягына басуын Аллаһы Тәгаләдән күргән, һәм Раббысына чиксез инанган Мөхәммәдзәки шушы көннән башлап үзе дә дин юлына басарга карар кыла. Үзлегеннән дә укый, мәдрәсәләрдә дини белем туплый. Алты ел буена тырышып дин тәгълиматын өйрәнгәннән соң, язмыш аны Уфада күренекле дин әһеле булган Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин белән очраштыра. Тормыш юлында тарихи әһәмияткә ия булган бу очрашу Мөхәммәдзәки Әбуталип улының күңел түрендә йөрткән карарын тагын да ныгыта. Нурмөхәммәт хәзрәт аңа туган авылы Яңа Аташта имам булып дини йолаларны аткара башлауга үз фатихасын бирә. Менә шулай итеп 1990 елдан башлап Мөхәммәдзәки хәзрәт авылында муллалык вазифасын аткарырга риза була. Үз иңнәренә алган бу җаваплылыкны, дәрәҗәне аклар өчен ул бар көчен бирә. Яңа Аташта гына түгел, хәтта тирә - як авылларда да дини мәрәсимнәрне аткаруга, Ислам кануннарын ныгытуга, халыкны иманга өндәүгә бик күп тырышлыгын бирә дин әһеле. Башта Илеш районының мөхтәсибәт рәисе Рәшит хәзрәт Шәйхуллин белән тыгыз элемтәдә тора ул. Белеме җитмәгәндә киңәш сорый, үз белгәннәрен исә, башкалар белән теләп уртаклаша. Яңа мөхтәсибәт рәисе имам - ахунд Рөстәм хаҗи хәзрәт Әбушахмин белән дә гомер буе аңлашып дустанә мөнәсәбәттә яши. Авылда мәчет булмаганлыктан дини мәрәсимнәрне, гает бәйрәмнәрен халыкны җыеп үз өендә бер елны да калдырмый үткәреп килә. Моңа аның җәмәгате Винә Ибраһим кызы да һичкайчан да каршы килмәгән, ә киресенчә изге эшләрдә аның уң кулы, ныклы терәге булган. Яшь буынның иманлы булуы Мөхәммәдзәки хәзрәтне бүгенге көндә иң нык борчыган мәсьәлә : - «Яшь буын дини белемле, дини тәрбияле булып үссен иде, чөнки Ислам дине йөрәгебезгә, күңелебезгә, гаиләләребезгә көч - куәт бирә»,- ди ул, яшьләрне дингә җәлеп итү турында сүз барганда. Шулай итеп авыл аксакалы Мөхәммәдзәки хәзрәтнең утыз елдан артык гомере изге эшкә - халыкка иман нуры таратуга багышланган. Чыннан да аның тормыш юлын, яшәгән гомерен иман белән сугарылган гомер дип әйтергә тулы хакыбыз бардыр. Кызганычка каршы тормыш юлдашы Винә Ибраһим кызы 2024 елда бакыйлыкка күчте. Унөченче ноябрьдә туксан яшен билгеләгән Мөхәммәдзәки Әбуталип улы бүгенге көндә дә намазын калдырмый, балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, аларның даими ярдәмен тоеп яши. Без аңа үз чиратыбызда, гамәл – гыйбадәтле, хәер – ихсанлы озын гомерләр телибез.
Мөнәвис НИЗАМИ, БР һәм РФ журналистлар берлеге әгъзасы.