

1995 елда Башкорт дәүләт аграр университетын урман хуҗалыгы белгечлеге буенча тәмамлый. Торачы урманчылыгында урманчы ярдәмчесе булып эшкә алына. Бөтен барлыгы белән урманнарга гашыйк егет баштан аяк эшкә чума. Соңрак урманчы вазыйфасына тәгаенләнә. 2005 елда урманчылыкны үзгәртеп кору сәбәпле, Яркәй урманчылыгы мастеры итеп күчерелә. Бу вазифада 2008 елга кадәр эшли.
Урман хуҗалыкларын тагын үзгәртеп оештырганнан соң, 2008 елдан 2011 елга кадәр “Илишевский лес” урман әзерләү бригадасы мастеры вазыйфасын башкара.
Хезмәт чорында «Илеш урман хуҗалыгы» ДУП икътисадчысы, урман хуҗалыгы һәм җитештерү мастеры кебек вазифаларда да тырышлык сала.
Уңган, тырыш һәм һәр хезмәтне җиренә җиткереп башкаручы, инициативалы, максатчан белгечне җитәкчелек күреп калып «Илеш урман хуҗалыгы» ДАУның өлкән мастер вазыйфасына үрләтә һәм ул ышанычны бүгенге көнгә тиклем аклап яши, урманнарга, халыкка тугры хезмәт итә.
Үзенең төп бурычы – яшел байлыкны саклау һәм арттыру буенча зур эшләр башкарган, кешеләрне тыңлый һәм аңлый белгән, сынау-сыналу чорында югалып калмыйча тәҗрибә туплаган Раил Рәвил улы хөрмәткә һәм мактауга гына лаек.
Көн саен дәүләт урман контролен һәм торышына, куллануга, яңадан тергезүгә, саклауга һәм үзенә ышанып тапшырылган участокта яшел калканны саклауга бар көчен сала. Анда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне, агач кисүне, печән чабуны һ.б. тикшерү, закон бозуларны булдырмау буенча чаралар күрә.
Р.Юнысов үзен борчыган бер мәсьәләне дә читтә калдырмый. Тынгысыз урманчы территориядә игълан ителгән барлык өмәләрдә актив катнаша. Сабыр, әдәпле, җаваплы хезмәткәрне коллективта хөрмәт итәләр. Урман хуҗалыгындагы казанышлары өчен РФ Урман тармаклары хезмәткәрләре профсоюзының, Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының, муниципаль район хакимиятенең, “Илеш урман хуҗалыгы” ДАУның Почет грамоталары белән бүләкләнә. Ә күптән түгел хезмәт алдынгысы “Башкортстанның атказанган урманчысы” исеменә лаек булды.
Үзенең хезмәт чорының хәтсез вакытын урманчылыкка багышлаган Раил Рәвил улы урманнар өчен борчылып, һәр аршын җирдә ялкын телләре белән, закон бозуларга юл куелып юк ителгән урыннарның кабаттан тергезелүе өчен бик күп еллар кирәк булуы турында борчылып сөйли.
-Урман бит ул саф һава чыганагы да, табигать нигъмәтләрен үзендә үстерүче дә, җылылык бирү, төзелеш материаллары чималы алу һәм арыган күңелләргә ял бирү урыны да. Урманда бер агачны карап үстерү күп вакыт, хезмәт сорый, шуңа да урманнарыбызны саклау бик кирәк. Иң мөһиме – эшкә тулысынча бирелү. Нәрсәгә то тын саң, аны бик яхшы итеп башкарырга кирәк, һәм мин шуңа омтылам да. Урманчы һөнәре минем күңел халәтемә туры килгән хезмәт ул. Аны яратып башкарам, - ди ул.
Тыйнак, сабыр холыклы, тырыш уңганның сүзләре хаклы. Сайлаган һөнәреңне күңелеңне, йөрәгеңне биреп башкарсаң гына барысы да көйле булачак. 30 елга якын якын кулга-кул тотынып яшәгән тормыш иптәше Гөлчәчәк белән ике уллары, бер кызлары, оныкларының шатлыкларына төренеп, тыныч кына яши. Яраткан гаилә, балалар, оныклар – болар барысы да бәхетле булуга иң кирәкле нәрсәләр.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.