+22 °С
Яңгыр


Балаларга Яңа ел мохитен һәм могҗизага ышану хисен бүләк итүгә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да ихластан кушылып, “Теләкләр чыршысы” акциясе сайтында үзләренең теләкләрен язган балаларга бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр тапшырды.
Исегезгә төшерәбез: «Теләкләр чыршысы» хәйрия проекты 2018 елда Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләтеп җибәрелде. Аның максаты - ятим, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыру.