

Барлык мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары үз учреждениеләрендә Яңа ел мохитен булдыруга иҗади карадылар: болар-кар сыннары, һава шартларына буйсынмый торган төрле материаллардан ясалган сыннар, кәгазь кар бөртекләре, иллюминацияләр һ.б.
Мәктәп сайтларын, һәр учреждениене караганнан соң, иң яхшы бизәлгән гомум белем бирү учреждениеләре билгеләнде.
Гомум белем бирү учреждениеләре арасында Иске Күктау уртамәктәбе - беренче, Түбән Череккүл урта, Бишкурай мәктәбе – икенче, Ябалак, Этәй , Югары Манчар урта мәктәпләре өченче урынга чыкты.
Мәктәпкәчә учреждениеләр арасында Түбән Яркәй авылындагы «Баланы үстерү үзәге - балалар бакчасы», Анач авылы мәктәпкәчә төркеме – беренче, Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасы, Дөмәй авылы мәктәпкәчә төркеме - икенче, Югары Яркәйдәге 4нче балалар бакчасы, Үрмәт авылы мәктәпкәчә төркеме өченче урынга лаек дип табылды.
Аккүзурта мәктәбе - «Кышкы илһам һәм Яңа ел фантазиясе», Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәп -«Иң якты Яңа ел бизәкләре»,Кадер урта мәктәбе - «Яңа ел уты», Рсай урта мәктәбе - «Яңа ел кәефе», Үрмәт төп мәктәбе «Яңа ел фантазияләре» номинацияләрендә җиңүче дип билгеләнде.