Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
31 декабрь 2025, 03:00

Яңа ел котлавы

Хөрмәтле илешлеләр!  Яңа ел — һәркем өчен дә тылсымлы, якты өметләр һәм изге теләкләр белән сугарылган бәйрәм. Аны без шатлыклы дулкынлану, киләчәккә ышаныч белән каршы алабыз. Яңа ел һәр йортка игелек, күңел җылысы, гаилә бәхете алып килүе, иң кадерле хыялларның һичшиксез тормышка ашачагына ышаныч уятуы белән кадерле.

Яңа ел котлавыЯңа ел котлавы
Яңа ел котлавы

Традиция буенча, Яңа ел бусагасында без узып баручы елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә яңа максатлар билгелибез. 2025 ел җиңелләрдән булмаса да, район халкы аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлый. Ел әһәмиятле вакыйгаларга, уртак хезмәткә һәм мөһим казанышларга бай булды. Без бердәм булып куелган максатларга таба атладык, кече Ватаныбызның үсеше һәм иминлеге өчен фидакарь хезмәт куйдык.

Авыл хуҗалыгы тармагында да уңышлы нәтиҗәләргә ирешелде. Игенчеләребез 187 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды. Терлекчелек өлкәсендә маллар саны арту, сөт һәм ит җитештерү күләмен арттыру буенча эш дәвам итә. Барлык категория хуҗалыклар буенча 88,3 мең тонна сөт җитештерелде, бу узган ел белән чагыштырганда 104 процент тәшкил итә. Ит җитештерү күләме 7,4 мең тоннага җитте. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә авыл җирлекләрендә җирле әһәмияткә ия күп кенә мәсьәләләр уңышлы хәл ителде. Чияле-Әтәч, Югары Череккүл, Иске Кыргыз һәм Шәммәт авылларында модульле фельд- шер-акушерлык пунктлары ачылды. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында Йонны һәм Карабаш авылларында универсаль спорт мәйданчыклары төзелде. Югары Яркәй авылының «Көньяк» микрорайонында балалар уен мәйданчыгы сафка басты. «Башнефть» АНК ярдәме белән «Солнечная» микрорайонында су белән тәэмин итү системасы төзелеп бетте.

Төзекләндерү юнәлешендә дә шактый эш башкарылды. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы нигезендә район мәдәният сарае каршындагы мәйданчык яңартылды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров кушуы буенча йөзү бассейны тулысынча реконструкцияләнде. Муса Гәрәев исемендәге кинотеатрда масштаблы яңарту эшләре дәвам итә. Районыбызның чәчәк атуы, туган җиребезнең иминлеге өчен намуслы хезмәт куйган, көндәлек тырышлыгы белән уртак эшебезгә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле райондашлар!

Узып баручы ел безгә булган кадерле кыйммәтләрне тагын да ныграк бәяләргә, иң катлаулы сынауларда да көчле, сабыр һәм бердәм булып калырга өйрәтте. Бүген без махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы батыр якташларыбыз алдында баш иябез. Аларга батырлыклары, ныклыклары һәм каһарманлыклары өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, тизрәк җиңү белән исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Алгы сызыкта булган сугышчыларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре.

Сезне ихлас күңелдән якынлашып килгән Яңа 2026 ел белән котлыйм! Яңа ел һәр гаиләгә сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, районыбызга тынычлык, тотрыклылык һәм чәчәк ату бүләк итсен. Алда торган ел яңа мөмкинлекләр, әһәмиятле вакыйгалар һәм уңай үзгәрешләр елы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, мул тормыш һәм имин киләчәк телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас