Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 гыйнвар , 08:00

Авыл өчен янып-көеп яши

Халкыбыз телендә шундый әйтем бар: «Алма агачыннан ерак төшми». Уйлап карасаң, анда бик олы мәгънә ята. Бүгенге язмам, нәкъ әнә шундый тырыш, уңган, тату гаиләдә үсеп, шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилей датасын каршылаучы Иске Күктау авылы егете, ә хәзерге вакытта өч авылны берләштергән Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсен җитәкләгән Радмир Мират улы МӨБӘРӘКОВ турында.

Авыл өчен янып-көеп яшиАвыл өчен янып-көеп яши
Авыл өчен янып-көеп яши

Тирә – якта булдыклы, тырыш механизатор, водитель булып танылган Мират Махиян улы һәм аның уңган тормыш иптәше Зифа Фәтыйх кызы үзләре үрнәгендә тәрбияләп үстерә улларын. Әти-әнисенең: «Улым, тырыш, йөзгә кызыллык китермә» дигән сүзләре егетнең бөтен тормыш юлына маяк була дисәк тә, бик дөрес булыр.

Радмир хезмәт юлын “Урожай” колхозында электрик булып башлый. 1994 елның декабрендә армия сафларына юллана. Ике ел Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп, туган якларына әйләнеп кайта һәм “Урожай” ширкәтендә техника хәвефсезлеге буенча инженер булып эшли башлый. Арытаба хуҗалыкта ул хезмәт буенча икътисадчы, баш икътисадчы, беренче звено бригадиры, баш агроном вазифаларын башкара. Читтән торып Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

2014 елда район хакимияте булдыклы ир-егетне Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсенә җитәкче итеп билгели. Радмир яңа эштән һич курыкмыйча, дәрт белән эшкә тотына. Шушы авыл биләмәсендә яшәүче халык нинди генә сорау, яисә үтенеч белән килмәсен, җитәкче җылы сүзен, ярдәм кулы сузыласын белеп яши. Р.Мөбәрәковның иртә таңнан кичке караңгыга кадәр халык арасында булуы, аларның мәнфәгате өчен янып-көюе олысыннан кечесенә кадәр билгеле. Шушы вакыт эчендә күпме зур эшләр башкарылган. Биләмәгә караган өч авылның урамнарында юллар төзекләндерелгән, зиратлар тәртипкә китерелгән, мәдәният учаклары гөрләп эшли, төрле чаралар, матур бәйрәмнәр оештырыла. Читтән кайткан авылдашлары туган төбәкнең чисталыгына, тәртипле, каралган булуына сокланып, рәхмәт әйтеп китәләр.

Ә бүгенге көндә биләмәдә яшәүчеләрнең күбесенең йортында кайнар, салкын су ага, душ кабиналары куелган, автомат кер юу машиналары эшли.

Авыллар җирлегендә хезмәт өмәләреме, спорт уеннарымы, бәйрәмме, гомумән, нинди генә чаралар узмасын, халыкның актив катнашуында Радмир Мират улының да өлеше зур. Авылдашлар җитәкче сүзен тыңлап кына түгел, башкарылганнар үзләре өчен булуын аңлап эш итә.

Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе унынчы тапкыр Урындагы инициативаларны яклау программасында катнаша, ел саен җиңеп, авылны тагы төзегрәк һәм күркәмрәк итүгә ирешә.

Шәхси тормышы белән дә бәхетле тырыш җитәкче Радмир. Ул гомерлек пары Рәилә белән ике бала – Рианна белән Рамирны тәрбиялиләр. Заманча йорт салып, мул тормышта тату яшиләр.

Алтын юбиляр дистә елдан артык гомерен җаваплы һөнәренә – авыл халкына тугры хезмәт итүгә багышлый. Туган авылы язмышы өчен янып-көеп яши ул.

–Халык белән эшләү җиңел түгел, һәммәсе белән уртак тел табарга, килеп туган проблеманы тиз арада хәл итә белергә кирәк. Халык актив бездә. “Бердәм көч яу кайтара”, дигәндәй, һәр эштә коллективка таянам, халыкның бердәмлегенә ышанам. Үзебезнең җирлектәге “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең ярдәме зур. Җәмгыятьнең генеральный директоры Айдар Җиһанша улы нинди генә йомыш белән мөрәҗәгать итәргә туры килмәсен, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Тырышсаң, максат куеп, шуңа омтылсаң, бердәм, аңлашып, киңәшләшеп эшләгәндә, күркәм уңышларга ирешергә була, – диде Радмир Мөбәрәков.

Кышның шушы матур көннәрендә 50 яшьлек юбилеен билгеләүче Радмир Мөбәрәк улына ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшендә уңышлар, гаилә бәхете генә юлдаш булсын.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас