

Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов дәһшәтле сугыш юлларын узган ветераннарыбыз Сафетдин Голамановны, Риза Хәкимовны, шулай ук Ленинград блокадасын үз иңнәрендә кичергән Рәзинә Зәйнетдинованы Яңа ел белән котлап, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар.
Мондый очрашулар — ул тарих, батырлык һәм ныклык дәресе. Олы яшьтә булуларына карамастан, ветераннарыбызның рухы күтәренке, күңелләре зирәклек һәм җылылык белән тулы. Алар истәлекләре белән уртаклаштылар, район тормышы белән кызыксындылар һәм, әлбәттә, якташларына иң изге теләкләрен юлладылар.