Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 гыйнвар , 07:00

Җиңүгә илткән юл

Безнең әткәебез Фәһим Габдрафыйк улы Рафыйков улы 1903 елда Исәмәт авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны фронтка алалар. Әнкәебез Таҗибә Гарәфетдин кызы, әткәйне сугышка җибәрер алдыннан күреп калыр өчен, Туймазыга китә.

Җиңүгә илткән юлҖиңүгә илткән юл
Җиңүгә илткән юл

Кулыннан килгәнчә күчтәнәч әзерли: кипкән сохари, оекбаш, бияли. Кайда җәяү, кайда җигүле атка утырып, Туймазыга, солдатларны җыйган җиргә барып җитә. Тик ярты сәгать элек кенә әткәйнең эшелоны киткән була. Интегеп йөрүе бушка була - әнкәй әткәйне күрә алмый кала. Алып килгән күчтәнәчләрен, бүләкләрен солдатларга тарата.

Әткәй сугыш хакында сөйләргә бик яратмады. Шулай да ул сөйләгән кайбер хәлләр истә калган. Мәсәлән, әткәебез атлы армиядә, кавалериядә хезмәт иткән. Ат өйрәтү, ат карау, ашату, эчертү, тазарту аның өстендә була. Озак вакыт бәрелешләр барганда, атна буе кухня керә алмаган чаклары да була. Нәрсә туры килә, шуның белән туклана алар. Кулларында корал да юк исәбендә булган. “Днепр елгасын кичкән вакытта, агачлардан сал ясап, елгага кергән генә идек, немецлар, безне күреп алып, ут яудыра башлады. Елга суы каннан кып-кызыл булды. Берничә кеше генә исән калдык. Алар арасында мин дә бар иде”, - дип искә ала иде ул.

Әткәебез, кулы яраланып, сугыштан кайтып кергәч, без, өч баласы, әнкәебез, картыебыз бик сөендек. Тик ул озак вакыт эшкә ярамады. Кулы шешеп, сызлап интекте. Берникадәр вакыттан, шеше тулышып, снаряд ярчыгы кулыннан чыкты. Тик барыбер әткәебез гомере буена кулы сызлап җәфаланды. Бераздан кадерлебезне тагын фронтка алдылар. Тик, сугышка ярамагач, ул тагын әйләнеп кайтты. Ул 1945 елда демобилизацияләнде.

Әткәй бик җаваплы эштә - амбарда кладовщик булып көч куйды. Икмәкнең бөртегенә хәтле аның өстендә иде. Ач чаклар күп булды, тик ул ашлыкның бөртегенә дә тимәде.

Бик авыр еллар иде. Бик күпне күрдек. Әткәйләр сугышка киткәч, хатын-кызлар һәм без, үсмерләр, иратларны алыштырдык. Амбарда да, кырда да эшләдек, колхоз малын да карадык. Кияргә кием, аяк киеме юк иде. Әнкәебез мескен, салкын тидереп, эченә зур шеш чыкты. Бригадир эшкә әйтергә килгәч, без, авыру әнкәйне якларга теләп, әткәй кайткач, без сине әткәйгә әйтәбез, дип “куркыта” идек. Шул чирле килеш әнкәй эшкә йөрде.

Әткәебез 1977 елда вафат булды. Без, сугыш афәтләрен үз язмышыбызда күргән буын, шуны гына телибез: дөньяда тынычлык урнашсын иде, беркайчан да сугышлар булмасын иде.

Өлкән кызы Хафаса ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА (Рафыйкова).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас