

Водительләр юлларда хәвефсезлек каешын эләктерегез, дистанцияне һәм автомобильләр арасындагы интервалны онытмагыз, юлда маневрлар ясаганда сак булыгыз. Һава торышы начар булган шартларда юл-транспорт һәлакәтен булдырмас өчен тизлекне минимумга кадәр киметү кирәк. Шулай ук машина йөртүчеләргә машиналар йөрү өлешендә җәяүлеләргә игътибарлы булу таләп ителә. Иң мөһиме, спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырмасак иде. Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган водительләр турында Башкортстан Республикасы буенча ышаныч телефонына 8(347)279-32-92 шалтыратуыгыз сорала.
Хөрмәтле водительләр! Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе иртәнге якта водительләрне массакүләм тикшерүләр, шулай ук җомгадан якшәмбегә кадәр атна саен рейд чаралары үткәрелүе турында хәбәр итә.
Әлеге чаралар район территориясендә аварияләрне булдырмауга юнәлтелә.
Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.