Бу киңкырлы мониторинг барышында юллар һәм урамнарны яктырту торышыннан башлап, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итүне оештыруга, зиратларны карап тоту, территорияләрне төзекләндерү, мәдәният һәм рухи тормышны үстерүгә кадәр барлык төп юнәлешләр җентекләп анализланды.
Бәяләү нәтиҗәләре авыл биләмәләрендә алып барылган максатчан, планлы һәм җаваплы эшнең чагылышы булды. Көндәлек тырыш хезмәт, халык мәнфәгатьләрен өстен кую һәм уртак тырышлык үз җимешләрен бирде.
Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде: Гран-прига Базытамак авыл советы авыл биләмәсе лаек булды. Беренче урынны — Кужбахты, икенче урынны — Карабаш, өченче урынны Рсай авыл советы авыл биләмәләре яулады.
Әлеге уңышлар — тулы бер коллективларның бердәм эшчәнлеге, инициативалы белгечләрнең фидакарь хезмәте һәм актив, битараф булмаган җирле халыкның зур өлеше нәтиҗәсе. Алга таба да бу тәҗрибә авылларны үстерүгә, тормыш сыйфатын тагын да яхшыртуга этәргеч булыр, дигән ышаныч бар.