Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 гыйнвар , 15:00

Бәйрәм рухы һәр йортка үтеп керде

Зур түземсезлек белән көтеп алынган Яңа ел бәйрәмнәре артта калды. Илешлеләр Яңа — Ат елына якты өметләр, изге теләкләр һәм күңелләрдә ышаныч белән аяк басты. Елның иң тылсымлы көннәре район халкы өчен чын мәгънәсендә шатлык, очрашулар һәм күтәренке кәеф белән истә калды. Район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә зәвык белән бизәлгән чыршылар, җемелдәп янган төрле төстәге утлар, кардан ясалган сыннар урамнарга бәйрәмчә төсмер бирде.

Бәйрәм рухы һәр йортка үтеп керде
Бәйрәм рухы һәр йортка үтеп керде

«Яңа ел — кешеләрне берләштерә торган, күңелләрдә өмет уятучы бәйрәм. Ул һәр йортка яктылык, җылылык алып керә», — дип билгеләп үттеләр мәйданга җыелган райондашлар.
31 декабрь кичендә Югары Яркәйнең үзәк мәйданы бәйрәм чараларының үзәгенә әверелде. Район сәнгать осталары әзерләгән концерт программасы тамашачыларга рухи күтәренкелек бүләк итте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин илешлеләрне Яңа ел белән тәбрикләп болай диде:«Үтеп баручы ел һәркайсыбыз өчен дә сынаулар һәм казанышлар елы булды. Яңа елда һәр гаиләгә иминлек, сәламәтлек, тотрыклылык һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим».

Шул ук кичтә территорияләрне бәйрәмчә бизәү буенча уздырылган конкурс нәтиҗәләре игълан ителде. Конкурста катнашучыларның тырышлыгы, иҗади караш белән эш итүе жюри тарафыннан югары бәяләнде. «Бу конкурс — матурлыкка омтылыш кына түгел, ә уртак эшкә бердәм карашның күрсәткече», — дип ассызыклады Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәнис Шәрипов. 

Нәтиҗәдә, Югары Яркәйдәге М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе беренче урынга лаек булды. Район мәгариф идарәсе икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Балалар бакчалары арасында Югары Яркәйдәге дүртенче балалар бакчасы беренче, 6нчы балалар бакчасы – икенче, «Салават күпере» балалар бакчасы өченче урынга чыкты.

Шәхси эшкуарлар арасында “МагЦентР” (Рүзил Мәгъдәнов) — беренче, «Шәрип базары» икенче урынны алды. «Мондый конкурслар эшкуарларны да активрак, иҗади булырга этәрә», — дип уртаклашты фикере белән катнашучыларның берсе.

Бәйрәм чарасы җыр-моң, дәртле биюләр белән дәвам итте. Үзәк мәйданга җыелган халык бердәм булып күңел ачты, ел ахырын матур мизгелләр белән озатты.

1 гыйнвар көнне бәйрәм чаралары яңадан дәвам итте. “Мәдәни-ял итү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе начальнигы Рөстәм Әхмәдиев райондашларны Яңа 2026 ел белән котлап: «Яңа ел һәр йортка тынычлык, муллык һәм игелекле гамәлләр алып килсен», — дигән теләкләрен җиткерде.

Кыш бабай белән Карсылу балаларга да, олыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.

Бәйрәм — ул халык белән аралашу, шатлык бүлешү. Атларда йөрү һәркемгә аеруча истә кала», — дип билгеләп үтте райондашлар.

Олысы да, кечесе дә төрле уеннарда катнашып, саф һавада күңелле ял итте.

Бәйрәм рухы һәр йортка үтеп керде
Бәйрәм рухы һәр йортка үтеп керде
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас