Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 гыйнвар , 06:00

Гаиләләр үзара көч сынашты

Күпләр кышны яратып көтеп ала, чөнки ул елның иң матур мизгеле. Бары тик кыш көне генә чанада, чаңгыда, тимераякта шуу, кар көртләрендә уйнау, кардан төрле әкият геройларын ясау мөмкинлеге бар.

Гаиләләр үзара көч сынаштыГаиләләр үзара көч сынашты
Гаиләләр үзара көч сынашты

Яңа ел каникулларында Югары Яркәйдәге үзәк мәйданда “Яңа ел гаилә уеннары – 2026” спорт фестиваленең муниципаль этабы узды. Мондый чараларны уздыру матур традициягә әверелде. Чараның төп максаты Башкортстан Республикасы халкы тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәрен актив һәм сәламәт үткәрү, даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Уеннар Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе ярдәмендә уза.

Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Анда районыбызның гомум белем бирү мәктәбе командалары катнашты. Алар теннис шарын кәшәкә белән алып бару, боҗра белән йөгерү, киез итекләрдә хоккей уйнау (буллит) кебек үзенчәлекле һәм мавыктыргыч бәйгеләрдә үз көчләрен сынады.

Барлык гаиләләрдә ярышларда атив катнашты. Эстафетаны үткәрү бәйге рәвешендә булуга карамастан, бәйрәмдә күңелле һәм дустанә атмосфера чагылыш тапты.

«Яңа ел гаилә уеннары-2026» ярышларында җиңүче булып Түбән Яркәй лицее командасы - Шәбетдиновлар гаиләсе танылды: әтиләре Рөстәм, әниләре Эльвира һәм аларның уллары Данир. Шәбетдиновлар гаиләсенә Уфа шәһәрендә узачак ярышларның финал этабында район данын якларга туры киләчәк.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас