Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 гыйнвар , 07:00

Их, самавыр чәйләре!

Югары Яркәйдәге үзәк мәйданда “Самавырда кунакта” дип аталган бәйрәм узды. Күркәм чара үзаллы татулыкны, буыннар бәйләнешен ныгыту максатында оештырылды. Биредә самавырның төрлесе бар иде.

Их, самавыр чәйләре!Их, самавыр чәйләре!
Их, самавыр чәйләре!

Элек самавыр янында күмәкләп чәй эчүләр җылы мохиттә үткән. Хәзер инде самавыр көндәлек кирәк-ярагы түгел, ә музей экспонатына әйләнә бара. Ә бит ул кайчандыр гаиләнең иминлеген һәм муллыкта яшәвен чагылдырган, элек-электән йортта мөһим урын алып торган, аның урыны һәрвакытта түр башында булган. Халкыбыз аны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган. 

Чарада 15 авыл советы авыл биләмәсе коллективы катнашты. Алар сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр тәкъдим итте, зирәклекләрен сынады. Шулай ук һәр коллектив самавыр тарихын, чәй эчү традицияләре турында сөйләде һәм милли ризык рецептлары белән уртаклашты.

Нәтиҗәләр буенча «Ел самавыры - 2026» исеменә Базытамак авыл советы авыл биләмәсе самавыры лаек булды, ә «Иң өлкән самавыр» дигән мактаулы исем Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең 1887 елгы затлы экспонатына бирелде.

Чарада аркан тартышу, тюбингта шуу, кышкы футбол кебек уеннар күп булды, һәм барлык кунаклар да аларда бик теләп катнашты. Шулай ук хуш исле кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйландылар.

 

Их, самавыр чәйләре!
Их, самавыр чәйләре!
Их, самавыр чәйләре!
Их, самавыр чәйләре!
Их, самавыр чәйләре!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас