Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге Дәүләт автоинспекциясе сезгә 2025 елның 8 декабреннән 2026 елның 31 маена кадәр «Баланы һәлак итмә, каптыр!» дип исемләнгән мәгълүмат-пропаганда кампаниясе үткәрелүе турында искәртә.
Чараның максаты һәм бурычы: автомобильләрдә балаларның үлемен һәм имгәнүен булдырмау. Шуны да әйтергә кирәк, Русия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Атап әйткәндә, балаларны йөртүгә карата юл хәрәкәте кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләрне бозган өчен:
- водительгә – 5 мең сум (элек 3 мең сум иде);
- вазыйфалы шәхескә – 50 мең сум (элек 25 мең сум иде);
- юридик шәхескә – 200 мең сум (элек100 мең сум иде) штраф каралган.
Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.