Район мәдәният сарае каршындагы мәйданны төзекләндерүгә 12 млн. сум акча юнәлтелде. Яңартылган мәйдан заманча таләпләргә туры китереп эшләнде: ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылды, территориянең тышкы кыяфәте сизелерлек яхшырды, улхалык өчен уңайлы киңлеккә әверелде.
Шул ук вакытта инженер инфраструктурасын үстерү юнәлешендә дә зур адымнар ясалды. Югары Яркәй авылының «Солнечная» яңа микрорайонында «Башнефть» АНК акчалары хисабына 10 километр озынлыктагы, гомуми бәясе 33 млн. сум тәшкил иткән су белән тәэмин итү линиясе төзелде. Әлеге проект микрорайон халкын сыйфатлы һәм тотрыклы су белән тәэмин итү мөмкинлеген булдырды, тормыш шартларын сизелерлек яхшыртты.
Моннан тыш, «Башнефть» АНК ярдәмендә Югары Манчар, Бәләкәй Бишкурай һәм Төйлегән авыллары өчен су белән тәэмин итү челтәрләрен проектлау эшләре дәвам итә.
Бу проектларны гамәлгә ашыру киләчәктә әлеге авылларда яшәүчеләрнең көнкүреш шартларын яхшыртырга, территорияләрнең үсешенә һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.