Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 гыйнвар , 13:00

Хәл белсәң иде

Көн эсселегенә, юл газабына чыдарлыгы калмады Назыймның. Җитмәсә, авыр хәлдә яткан әнисенең ялварулы күз карашлары йортына кайтып җиткәнче исеннән чыкмады.

Хәл белсәң иде
Хәл белсәң иде

- Йорт җиреңнең хәлен бел дә, тагы кил, улым, тагы кил, - дип ялвара иде алар.

Бераз ял итим дә, чираттагы кизүемне үтәп кайтырмын. Кемнәрнеңдер йомышы төшәр мәчеткә, кемдер хәер салырга килер. Аннары иртүк юлга кузгалырмын, дип ниятләп, башын мендәргә терәгән Назыйм ничек йоклап киткәнен сизми дә калган.

- Ай, оятсыз, җир бит. Көпә-көндез йоклап ята бит, ә! Аллаһтан да курыкмый әзрәк. Синең өчен кемдер җавап бирергә тиешме әллә? - дип, имамнары авырып киткәч, үзен-үзе имам-хатыйб дип игълан иткән Сәлим ничек дулап кергән булса, шулай ук дулап, чыгып та китте. Назыйм ни булганын аңламый да калды. Сәгатькә караса, өйлә намазы җитеп килә. Ә ул анда иртәнге 10 нан барырга тиеш иде бит. Шуның өчен әнисе янында ике туган сеңлесен калдырып торды. Йоклап киткән шул. Биш тәүлек әйләнәсенә күз дә йоммый әнисен карау арытып җибәргән, күрәсең.

Хәзер булса да, барса ... Әмма баш өянәге кузгалып, кабат түшәккә ауды. Сәлимнең кычкыруының да йогынтысы булды бугай. Мәчеткә бара алмады. Өйлә намазын да авырлык белән генә укыды. Ничек тә хәл җыеп, кабат әнисе янына барырга иде исәбе.

Ялгызы үстерде аны ана. Эшләгән заводларында авария булып, әтисе шунда фаҗигале вафат булды. Назыйм бишек баласы гына иде әле.

Аңа 3-4 яшьләр булганда, авылга кайтты. Картәниләрен карарга кирәк иде. Малайга 12 яшьләр тулганчы ятты әле әбиләре түшәктә. Әтисенең әнисе иде ул. Ә үз әнисе аның кечкенәдән ятим үскән.

Фермада сыер сауган әнисенә бик булышып үсте. Әтисенең энесеннән дә күп һөнәрләргә өйрәнде. Укуына да зыян китермәде, спорт чараларыннан да читләшмәде. Өерле малай-шалай ул оештырган футбол командасы белән әллә кайларга барып, җиңү яулап кайта торганнар иде. Ул чакларда ике туган сеңлесе Ләйсән фермага, Халидә апасы янына сөенә-сөенә чаба иде.

Институтта укыганда да, әле эшли башлагач та авыл балаларына футбол, волейбол тубы ташый иде егет бүләккә. Аллаһ яраткан колына сынау бирермен, дигәнме, өйләнеп, балалары туарга өлгермәде, Галиясе бәбиен тудыра алмыйча, бу дөньяны ташлап китте.

Кабат өйләнмәде, нефть заводында җитәкче вазифасында эшләде дә эшләде. Уфадагы фатирына әнисен чакырып караса да, авылын ташлап килергә базнат итмәде ансы. Үз янына Хәдичә апасын чакырып алды. Бер сынык икмәген, өстендәге киемен, түшәген сеңлесе белән бергә бүлешеп, әниләре вафатыннан соңбөтенләе белән үз баласы урынына караган бертуганы иде ул Халидәнең.

Нык булды әнисе, чирләргә бик бирешеп бармады. Күптән түгел генә 90 ны кырлаган Хәдичә апасын соңгы юлга озаткан иде дә, үзе дә авырып китте шул менә.

Назыйм ашыга- ашыга дәваханә палатасына барып керсә, әнисе бик авыр хәлдә, бу дөньяга битараф иде инде. Әмма ни хикмәт, улы килеп кулларыннан тоткач, бармакларын селкетеп, күз кабакларын кыймылдаткандай итте дә бакыйлыкка күчте ана. Бәхилләшүе шул булды.

- Сине генә көтте инде, - диде сеңлесе Ләйсән, - Иннә лилләһи раҗигуун, урыны җәннәттә булсын чибәр апамның.

Әнисен җирләгәч, икенче көнне авылдаш карчыкны, күрше егетен дә соңгы юлга озатырга туры килде. Авыл мулласы Назыймны да җеназаларын бергәләп үткәрергә чакырды. Халык арасында абруйлы да мулла абзыйның гозерен үтәүдән баш тарта алмады. Бик алҗау булса да, тыңлады. Яшь егет Азат та якын күршесе иде бит. Әнисе нигезендә, Хәдичә апа йортында көн итә иде ул Уфадан кайткач. Авыруына да саф һава, тынычлык кирәк. Ә әнисе янында Хәдичә апасы да булгач, чирен белдерәсе килмәгәч, шунда кайтты. Соңгы елларда мәктәптә химия-биология укытты. Чире көчәйгәч, пенсия яше җиткәндәрәк кенә туктады. Гади каравылчы булып урнашты. Бу якларда дин бик көчле иде, намазга басты. Җае чыккан саен әниләре янына кайтты. Бернигә дә мохтаҗ итмәде ул аларны.

... Мәчет эчен яңгыратып, Сәлимнең тагы да кемнедер сүккәне ишетелде:

- Юньле кеше көпә-көндез йоклап ятамы инде, йә. Моннан соң мәчет ачкычының төсен дә күрсәтмим мин аңа.

- Ә нәрсә, үз йортыңда йоклау тыелганмы әллә. Аллаһ йортында тел гөнаһына кергәнче, хәлен белсәң иде башта, - диде әкрен генә, кичтән хәл белергә кергән күршесе Фидан агай.

Назыйм дәшми-тынмый гына басып, мәчет намазын укыды, аннары башкалар белән рәттән җомга намазына басты. Фидан белән бергә кайттылар.

Назыймның хәлләре турында иртә белән Фиданнан хәбардәр булган Сәлим, гафу үтенергә теләп кагылганда, бикле ишеккә тап булды.

-Ии, тагы биләмгә киткән, - диде ул, кабат ачуыннан кайнап.

Төнен ашыгыч ярдәм машинасы башка кайтмаска алып киткәнен берәү дә белми калды.

Аллаһ колларын төрлечә сыный шул. Кемгәдер яман чир, кемгәдер зәһәр тел биреп. Үзен искә төшерттереп, тәүбә-истигъфар кылып, зикер итеп, гөнаһларын ярлыкауны сорап, сыныйдыр инде ул аларны.

Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас