Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 гыйнвар , 15:00

Тыйнак кына узган гомер

Бар тирә-як ап-ак юрганга төренгән, дөнья сихри йокыга талган мәлдә Этәй авылында яшәүче хезмәт ветераны Рәзиф СӘРВӘРОВ шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде.

Тыйнак кына узган гомер
Тыйнак кына узган гомер

Рәзиф Әнвәр улы Әшмән авылында колхозчы гаиләсендә туып-үсә. 1973 елда Этәй урта мәктәбен тәмамлый, аннары колхозда тракторчы булып эшли. 1974-1976 елларда Ватан алдындагы изге бурычын үти. Ул Германиядә аерым танк батальонында танкист-механик-водитель булып хезмәт итә. Туган якларына исән-сау әйләнеп кайткач, “Правда” колхозында тракторчы булып эшләвен дәвам итә. Биредә ике ел намуслы хезмәт салгач, 1978-1980 елларда Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумындаукып, техник-механик һөнәрен үзләштерә. Арытаба “Правда” колхозында техника буенча бригадир ярдәмчесе, комплекслы бригада бригадиры вазифаларын башкара. 1986-1991 елларда “Правда” һәм “Алга” колхозларында – парторг, 1991-2001 елларда машина-трак-тор мастерское мөдире булып эшли. 2001 елның 20 февраленнән Этәй авыл советы рәисе итеп сайлана. Әлеге вазифаны лаеклы ялга чыкканчы 14 ел намуслы башкара.

Р.Сәрвәров кайда гына эшләсә дә, нинди генә вазифалар башкарса да, хезмәтенең беренче көннәреннән үк тырышлыгы, тыйнаклыгы, һөнәренә бирелгәнлеге белән коллегаларының күңелен яулый. Үз вазифасына үтә дә таләпчән каравы, алга куелган бурычларны төгәл үтәве белән башкалардан аерылып тора. Шулай ук җәмәгать чараларында актив катнашуы, иптәшләренә ярдәмчел булуы белән бик тиз арада коллективта үз кеше булып китә. Ул бригадир булып эшләгән елларда Этәй бригадасында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 31-40 центнер уңыш алынган. Ул елларны тик бер Этәй бригадасы 47 мең центнер уңыш җыйнаган.

Рәзиф Әнвәр улы тырышлыгы, кешеләр турындагы хәстәрлеге белән халыкның хөрмәтен яулаган җитәкче. Ул мәгариф, мәдәният учреждениеләренең базасын ныгыту, урамнарга асфальт җәю буенча күп эш башкарды. Этәй урта мәктәбе һәм авыл мәдәният йортына 2003-2004 елларда капиталь ремонт үткәрелә. Берничә ел рәттән авылларны төзекләндерү буенча район күләмендә үткәрелгән конкурста призлы урын яулый, бүләкләр тапшырыла.

Авыл советы рәисенең инициативасы буенча халыкның, аеруча сугыш һәм хезмәт ветераннарының тормыш хәлен яхшырту буенча күп эшләнә. Өлкән яшьтәгеләргә, гомумән, мохтаҗ кешеләргә социаль яклау бүлеге һәм кооператив идарәсе аша һәр төрле матди һәм мораль ярдәм күрсәтелә.

Рәзиф Сәрвәров хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең - бронза, шулай ук “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1978 елда бер айлык туристик путевкага лаек була һәм Болгария, Румыния, Венгрия, Австрия, Чехословакия, Югославия илләрендә булып кайта. Күп тапкырлар авыл Советы депутаты итеп сайлана.

Рәзиф Сәрвәров тормыш иптәше Алсу (мәрхүмә) белән ике балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Кызлары гаилә корып, балалар үстерәләр.

Хөрмәтле Рәзиф Әнвәр улын күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, хәерле гомер, уңышлар гына телибез.

Илдар ГАРИФУЛЛИН, Этәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас