Халыкта: «Кыен чакта үзеңнән дә авыррак яшәгән кешеләрне искә төшер», — дигән сүз бар. Шулай ук: Аллаһы Тәгалә кемнедер Үзенә якынайтасы килсә, сынау җибәрә, — диләр. Ә ул сынауны узган кеше генә рухи яктан ныгый, Раббысына якыная.
Кайберәүләр: «Ни өчен авырлыклар гел миңа гына килә?» — дип зарлана. Ә бит сәбәпләрен эзләүдән бигрәк, шул сынауларны ничек җиңеп чыгу турында уйлау мөһимрәк. Якыннары Робертка да сабырлык теләде. Әтисе исә болай дияргә ярата иде:
— Сабырлык — ул язмышка буйсыну гына түгел, ә шул халәттән чыгу юлларын таба белү.
Моңа кадәр Роберт беркайчан да болай тирән уйга чумганы юк иде. Шулчак аның фикер агышын кинәт радиодан яңгыраган җыр бүлде. Нәкъ менә бүгенге халәтенә туры килгән көй иде бу:
Өметләрең өзелгәндә,
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да,
Агымсу юлын таба…
Кем җырлый соң бу җырны болай өзелеп? Әллә җырчының да гомерендә авыр сынаулар булганмы? Кинәт уй уянды: бу җырны саклап калырга кирәк! Роберт ашыга-ашыга телефонына яздырып алды да, башыннан ахырына кадәр берничә кат тыңлады.
Сабырлыгыңны сындырма,
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да,
Агымсу юлын таба…
Агымсу юлын таба икән — ә кеше, акыл һәм өмет белән, үз юлын таба алмаска тиешмени соң? Бармаклары үзеннәнүзе телефон экраны өстендә йөгерде. Берникадәр вакыттан соң, Рифаның телефоны шалтырады.Роберт дулкынланып тыңлап торды. Телефонның теге очыннан ул җибәргән җыр яңгырады — күңелгә өмет салган, көч биргән җыр.
— Роберт … аңладым мин сине, — диде Рифа. — Мин тырышырмын …
Ун-унбиш көннән соң Роберт хатынын хастаханә палатасы ишеге төбендә каршы алды. Катлаулы операция кичергән Рифаның йөзе ап-ак булса да, күзләрендә яшәү чаткылары балкый иде.
— Синең бүләгең — шул җыр белән яшәдем мин бу көннәрдә, җаным, — диде ул.
— Өмет белән, терелергә ышанып түздем. Рәхмәт сиңа…
— Рәхмәтне миңа әйтмә, — диде Роберт тыныч кына. — Бу җырның көен язган һәм үзе башкарган җырчыга, сүзләрен иҗат иткән якташыбызга әйтик без аны.
Агымсу юлын тапкан кебек, чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре дә үз вакытында үз хуҗасын таба. Еллар узды. Илле елдан соң, алтын туйларын хөрмәтләп килгән җырчы Ризван Хәкимовка Роберт, бар галәм алдында, йөрәгендә гомер буе сакланган рәхмәтен тапшырды.
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Торачы авылы.