Яңа ел каникулларының беренче көннәрендә үк дәваханәгә килүчеләр тиешле анализлар тапшырды, терапевтта тикшерү уздылар һәм яшәү рәвеше турында анкеталар тутырдылар. Болар барысы да 18 яшьтән өлкәнрәк русиялеләр өчен ел саен үткәрелә торган диспансерлаштыруның беренче этабының бер өлеше булып тора. 40 яшьтән кечерәк гражданнар һәр өч ел саен тулы медицина тикшерүе уза, ә 40 яшькә җиткәч, процедура ел саен үткәрелә.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина ассызыклаганча, сәламәтлек турында кайгырту һәркем өчен нормага әверелергә тиеш. Авыруларны иртә диагностикалау вакытында дәвалауны башларга һәм катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирә.
Белешмә: диспансеризациягә берничә ысул белән язылырга мөмкин:
- дәүләт хезмәтләре Порталы аша («Госуслуги»),
- «MAX» кушымтасындагы чат-ботны кулланып,
- «К врачу» мобиль кушымтадан файдаланып,
- Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус 122 телефон номеры буенча;
- шәхси мөрәҗәгать яисә телефон шалтыратуы белән поликлиникада теркәлү аша;
- медицина учреждениесендә урнаштырылган терминал-инфоматлар аша (үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминиятенең иминият полисы булу шарт).