Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашасым килә. Җиде оныгым бар минем, барысы да яхшы укыйлар, төрле түгәрәкләрдә, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Әлеге язмам оныгым Артем турында.
Артем Рөстәм улы Уфа шәһәрендәге Советлар Союзы Герое Н.Ковшоваис. 155нче лицейның 6нчы сыйныфында тик яхшы билгеләргә генә укый. Барысына да өлгерергә тырыша ул. Спортны үз итеп, «КАТАNA» сугышчылар клубында шөгыльләнә.
Узган елның ноябрендә Уфада «Защитник» төбәкара көрәш фестиваль марафонында катнашты. Бу - декабрьдә Уфада үткәрелгән халыкара Спартакиадага сайлап алу турниры. Анда оныгым уңышлы чыгыш ясап, бөтен стильле каратэ буенча Башкортстан Республикасының ачык кубогында икенче урынга һәм Уфада узачак XXI халыкара көрәш сәнгате спартакиадасында катнашу хокукына ия булды.
Уфадагы XXI халыкара көрәш сәнгате спартакиадасында Русиянең 60 төбәгеннән һәм чит илләрдән 30 төр көрәштә 5000нән артык спортчы катнашты.
Артем әлеге бәйгедә дә яхшы нәтиҗәләргә иреште, «Комбат» сугышчан көрәш буенча ачык милли чемпионатта һәм беренчелектә Oriiental-Combat дисциплинасында икенче урын яулады һәм Диплом, көмеш медаль белән бүләкләнде.
Оныгымны чәмле ярышка әзерләгән «КАТАNA» сугышчылар клубы тренерлары И.Әбелхановка, Д.Вавиловка, К.Вавиловка, В.Айвазянга, Е.Латыйповка зур рәхмәт белдерәбез.
Киләчәктә дә Артем тырыш, акыллы һәм максатына ирешсен, яңа җиңүләр көтеп торсын. Син – безнең горурлыгыбыз.
Иршат ГЫЙЛЬФАНОВ, Русия агросәнәгать комплексының почетлы хезмәткәре. Карабаш авылы.