Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 гыйнвар , 15:00

Сынаулар аша узган язмыш

Сугыш сынаулары аша үтеп, рухы сынмаган райондашыбыз киләчәккә якты планнар белән яши.

Сынаулар аша узган язмыш
Сынаулар аша узган язмыш

Сугыш утын үз күзләре белән күргән, алгы сызыкның салкын тынлыгын, югалту ачысын, дуслыкның чын бәясен татыган кешеләр — аерым бер буын, аерым бер язмыш ияләре. Ватаныбызның бәйсезлеген саклау юлында корал күтәреп чыккан һәр яугирнең үз гомер юлы, аны яу кырларына илткән үз сукмагы бар. Ул юллар җиңелдән түгел. Әмма нәкъ менә шушы катлаулы сынаулар аша үтү кешенең рухын ныгыта, тормышка карашын үзгәртә, тыныч гомернең кадерен аңларга өйрәтә.

Туган илне яклау, Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәү — һәр ир-егет өчен изге вазифа. Кемдер аны сугыш кырында үти, сәламәтлеген дә, көч-куәтен дә кызганмый. Әмма яу кырыннан кайткач та, андый кешеләр тормыштан читләшми, киресенчә, рухи ныклык табып, тыныч тормышта үз урыннарын табарга омтыла. Шундый язмыш ияләренең берсе – Аккүз авылында гомер итүче Фәнүс Флүн улы Хәсәнов.

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте фермасында хезмәт куйган Фәнүс Хәсәнов 2022 елның көзге көннәрендә язмышының аны хәрби юлга илтерен күз алдына да китермәгәндер. Әмма тормыш дигәнең үзенчә сынаулар әзерли. Якыннарын югалту, гаилә проблемалары белән бәйле авырлыклар аша узса да, сынмаган, сыгылмаган егет киләчәккә өмет белән фронтка юл тота.

Фәнүс Аккүз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 86 нчы һөнәри лицейда укып, агроном һөнәрен үзләштерә. Егетлек бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт иткән чорда аны Чечен Республикасына җибәрәләр. Каты сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, алты айдан соң ул туган ягына әйләнеп кайта. Соңрак “Сөн” хуҗалыгында, аннары Себер якларында эшли. Соңгы елларда “Урожай” хуҗалыгында хезмәт куя.

— Фронтка килү белән Донецк өлкәсенең Яңа Азов шәһәренә җибәрделәр. Унбиш көннән соң — Широкино авылына, аннан Донецк өлкәсе янындагы сугыш кырына күчерделәр, — дип искә ала Фәнүс яудагы тәүге көннәрен. Чечен сугышы аша узган тәҗрибәле яугир буларак, характеры нык, сабыр һәм күзәтүчән хәрбигә иң җаваплы һәм хәвефле вазифа — сапер эше ышанып тапшырыла.

- Ул махсус хәрби операция зонасында юлларны миналардан, шартлау куркынычы булган әйберләрдән арындыра. Дошман калдырган мина кырларында юллар ясый, җирлекне танкка һәм пехотага каршы миналардан, шартламаган снарядлардан, сугыш кирәк-яракларыннан чистарта. Әгәр куркыныч әйбер табылса - аны зарарсызландыралар, чыгару мөмкин булмаса - урында ук юк итәләр.

-Яу яланына чиратлап чыгабыз. Унлаган солдатны авылдан билгеләнгән урынга машина алып бара. Аннары төн җиткәч, өч-дүрт хәрби алдан китә, бераздан калганнар кушыла. Җиде чакрым юлны 40 килограмм йөк белән җәяү үтәбез. Таң атканчы эшне башкарып чыгу бурычы куела, - дип сөйләде Фәнүс. Кичә генә туган ягында фермада хезмәт куйган егетнең, үз гомерен куркыныч астына куеп, илебез тынычлыгын саклавы - язмышның гаҗәеп борылышы.

«Хәсән» кушаматы астында Фәнүс алгы сызыкта, Покровск юнәлешендә хезмәт итә. Иң кызу нокталар — Бахмут һәм Курахово аша узарга туры килә. Аның батырлыгы һәм һөнәри осталыгы «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Инженер гаскәрләрендә хезмәт иткән өчен» медальләре белән бәяләнә. Ә шәхси батырлыгы өчен Русия Президенты Указы нигезендә Фәнүс Хәсәнов IV дәрәҗә Георгий тәресе билгесенә лаек була. Узган елның декабрендә Фәнүс Флүн улы туган ягына кайта. Хәзер ул тыныч тормышка җайлашу чорын уза.

- Яуга киткәндә: “Аллаһ боерса, кайтачакмын”, — дигән идем. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнүенә, аягымны югалтуга карамастан, туган җиремә кайтып баса алуым — үзе зур бәхет. Бу хисләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, - ди яугир. Мәктәп елларыннан ук спорт белән дус булган, призлы урыннар яулаган Фәнүс Хәсәнов бүген туган авылы Аккүздә балалар өчен спорт түгәрәкләре ачарга хыяллана. Шашка, шахмат, өстәл теннисы буенча шөгыльләр оештырып, үзенең белем-тәҗрибәсен яшь буынга тапшыру — аның киләчәккә корган якты ниятләренең берсе. Бу изге башлангычларның тормышка ашуын теләп калыйк.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас