Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
28 гыйнвар , 07:00

Наркомания – бүгенге көннең иң куркыныч афәтләреннән берсе

Наркомания – бүгенге көннең иң куркыныч афәтләреннән берсе, дисәк, һич арттыру булмастыр. Ул ел саен дистәләрчә мең гомерне алып китә, меңнәрчә кеше хезмәткә сәләтсез булып кала. Наркомания бигрәк тә яшьләрне кыра.

Наркомания – бүгенге көннең иң куркыныч афәтләреннән берсеНаркомания – бүгенге көннең иң куркыныч афәтләреннән берсе
Наркомания – бүгенге көннең иң куркыныч афәтләреннән берсе

Үсмерләрне наркомания упкынына ташлаган, берничә грамм наркотик матдәнең колы булуга китергән объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Социаль иминлекнең булмавы, гаугалы тормыш, фатирларны еш алыштыру, бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчеп йөрү объектив сәбәпләр исәбенә керә. Тәрбия эшендә җибәрелгән хаталар, ата-аналарның наркотиклар куллануы, укуда өлгермәү, һәм, гомумән, укырга теләк булмау, наркотиклар кулланучылар белән аралашу, яшьтән үк алкоголь һәм наркотиклар белән мавыгу, үз-үзеңне расларга омтылу — болары субъектив сәбәпләр. Шуңа күрә һәр ата-ана, укытучы яшь буынга тәрбия һәм белем бирү эшен шуларны исәпкә алып оештырырга бурычлы.

Наркотик матдәләрне канга өзлексез кертеп тору нәтиҗәсендә организмда авыртуны басучы матдәләр эшләп чыгару туктала. Кеше үз тәненә киемнәр кагылудан һәм хәтта тамырларның тибешеннән, хәрәкәт иткәндә буыннарның ышкылуыннан да авырту тоя башлый. Аның гәүдәсе туктаусыз сызланып торган тоташ ярага әйләнә. Наркотиклар булмаганда һәр наркоман бик нык газап чигә. Наркоманнар үзләре аны сызлану (ломка) дип атый. Ул организмда наркотик 10-12 сәгать булмаганда барлыкка килә. Бер тапкыр гына булса да сызлану газабын кичергән кеше чираттагы доза өчен теләсә нинди җинаятькә барырга әзер. 2-3 елдан соң наркотиклар кешене тулысынча психофизик яктан зәгыйфьләнүгә китерә. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучанга әйләнә, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке тойгылары, кызыксынулары югала, ул тиз картая.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас