Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 гыйнвар , 14:00

Бәхетләре - хөрмәттә һәм татулыкта

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2026 елны зур һәм тату гаилә елы дип игълан итте. Тату гаилә - бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Язмам – Марин авылында тормыш кичерүче уңган Алина һәм Андрей Умурьяновлар гаиләсе турында.

Бәхетләре - хөрмәттә һәм татулыкта
Бәхетләре - хөрмәттә һәм татулыкта

2013 елның 19 июлендә басу-кырларга җәйге җылы яңгыр яудырып, гаиләсенә муллык теләп, алдынгы комбайнчы Андрей Умурьянов кәләш алып кайта. Андрей Владимирович 1983 елның 27 августында Марин авылында Зоя Пекиновна һәм Владимир Михайлович Умурьяновларның күп балалы гаиләсендә өченче бала булып туа. Балачактан ук техника белән мавыга, әтисенә машиналар, тракторлар ремонтларга булыша. Андреевка урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, «Киң профильле механизатор» һөнәрен алып, кышын- тракторчы, җәен “Илеш МТС” җәмгыятендә комбайнчы булып эшли.

Яшь гаиләгә җәмгыять җитәкчелеге туйдан соң Марин авылындагы терлекчеләр йортыннан вакытлыча яшәргә торак бирә. Умурьяновлар яңа йортларына күчкәнче, биредә 6 ел шунда яши.

Ике ел эчендә яшь гаилә 2017 елдан 2019 елга кадәр «Яшь гаилә» программасы кысаларында субсидияләр ярдәмендә мансардалы иркен йорт төзеп керә. Хәзер Андрей Владимирович А.Ким крестьянфермер хуҗалыгында тырыш хезмәт сала.

Алина Романовна 1990 елның 6 февралендә Мари–Мәнәвез авылында Лена Зәйнетдин кызы һәм Роман Александрович Умурбаевларның күп балалы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Олы абыйсы Ростислав Алинага балачактан ук спортка мәхәббәт тәрбияли. Базытамак урта мәктәбенең 9 сыйныфыннан соң Алина Благовещен педагогия колледжына укырга кереп, «Физкультура укытучысы» белгечленә ия була. Кулына диплом алгач, хезмәт юлын Ташкичү төп мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый һәм мәктәп ябылганчы биредә эшли.

Бүгенге көндә ул - йорт хуҗабикәсе. Яшь гаиләдә бер-бер артлы өч ул туа. Илья, Иван, Никита гаиләдә хезмәт сөючән булып үсә. Хуҗалыклары зур, нигездә, эре мөгезле терлекләр асрыйлар. Үз печәнлекләре, тракторлары бар. Җәй көне малайлар әтисенә печән хәзерләргә, әнисенә бакча карарга ярдәм итә,чөнки җәй көне авылда эшләр күп.

Ир-атларның гаиләдә дәртле мавыгуы бар - балык тоту. Бөтен мәшәкатьләрдән соң кичен кармак тотып утыру нинди рәхәт! Бигрәк тә кышын балык тоту аларга бик ошый. Шуңа күрә хәтта Кыш Бабайга язган хатында да балык тоту өчен кирәкяраклар сораганнар.

Малайлар мәктәптә дә сынатмый. Тырышып укыйлар, төрле конкурсларда актив катнашалар. Бүлмәләрендә күпсанлы грамоталар эленгән. Әйтергә кирәк, Умурьяновлар гаиләсе ике ел рәттән «Яңа ел гаилә уеннары»ның мәктәп этабында җиңүче булды һәм район этабында мәктәп данын яклады. Узган ел район этабында җиңүчеләр дип танылдылар.

Марина ШӘРИПОВА. Марин авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас