Югары Яркәйдәге Күпфункцияле үзәктә отчет җыелышы үтеп, анда муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Артур Закирҗанов катнашты. Еллык эш нәтиҗәләре белән үзәкҗитәкчесе Венера Борханова таныштырды.
Узган 2025 елда «Мои документы» офисы нәтиҗәлелек, аңлаешлылык һәм кеше мөнәсәбәтенең бер-берсен читләтеп үтми торган төшенчәләр булуын раслады. Монда уртача көтү вакыты - нибары 5 минут. Күчемсез милекне теркәүдән алып социаль ярдәм буенча консультацияләргә кадәр күрсәтелгән хезмәтләрнең гомум саны - 43 мең.
Бүген Илеш районында яшәүчеләр федераль, республика, урындагы һәм өстәмә 418 дәүләт һәм муниципаль хезмәт алала. Бигрәк тә Росреестр, салым, Хезмәт министрлыгы һәм социаль яклау хезмәтләренә ихтыяҗ зур.
Гражданнар ешрак электрон форматны сайлый, кулланучылар озата баруы секторында белгечләр ярдәмен ала. Бу уңайлы гына түгел — бу санлы грамоталылыкка һәм мөстәкыйльлеккә адым.
Илне саклаучыларга аерым игътибар бирелә. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырылган - 38 ярдәм чарасы бердәм гариза белән рәсмиләштерелә.2025 елның августыннан аларга шулай ук финанс яклауның мөһим чарасы - кредит йөкләмәләрен һәм башкару производстволарын туктатып тору мөмкинлеге дә бар.
СВОда катнашу турында белешмә бирү буенча яңа хезмәт күпсанлы ташламаларга чын “ачкыч” булды. Әмма МФЦ - документлар белән генә эш итми. Бу мошенникларга каршы көрәш фронты да. Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүче һәркемгә киберкуркынычсызлык буенча инструкция бирәләр. Аккаунтны ватканда - ярдәм өстенлекле тәртиптә күрсәтелә.
Биредә SIMкарта бирүгә яки займ рәсмиләштерүгә үз-үзеңне тыюны билгеләргә ярдәм итәләр - үзеңне санлы ерткычлардан саклауның гади, ләкин нәтиҗәле ысулы. Офиста «Госключ» һәм «ГосQR» федераль сервислары актив кертелә, видео кабул итү бүлмәләре, онлайн-кон-сультацияләр эшли.
Ә кабул итүгә сайт яки дәүләт хезмәтләре аша гына түгел, ә «МАХ» мессенджерында да язылырга мөмкин — чат-бот аша, ул гариза статусын тикшерүдән алып якындагы офисны язу һәм эзләү турындагы искәртмәләргә кадәр барысын да диярлек белә.
2025 елда республикада «Башкортстан Республикасының атказанган МФЦ хезмәткәре» дигән мактаулы исем булдырылды — бу көннән-көн дәүләт хезмәтләрен кешелекле, тиз һәм ышанычлы итүчеләрне тану билгесе булачак.
Алда — яңа офыклар: хезмәт күрсәтүләр исемлеген киңәйтү, санлы инфраструктураны үстерү. Әмма иң мөһиме - төппринципны саклау: дәүләт янәшәдә, аңлаешлы һәм хәвефсез булырга тиеш.
Яркәйдәге МФЦ да нәкъ шулай эшли дә — учреждение буларак кына түгел, ә кеше белән хакимият арасындагы ышанычның ныклы элементы булып тора.Узган җыелышта үзәкнең алдынгылары – Лиана Кадраева – муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы, Айгөл Вәлиева – Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.